𐰃 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә ы, е(э) һәм и хәрефләренә (ХФӘда ɯ, ɪ авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна кулланыла, ә аның Енисей аналогы 𐰄 тарихи текстлар өчен кулланыла.

Беренче (тамыр) иҗектә 𐰃 рунасы языла, ләкин киләсе иҗекләрдә язылмый, тик соңгы ачык иҗектә языла.

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰃 рунасы U+10C03 дип билгеләнгән: Юникод U+10C03 HTML-код & #68611; CSS-код \10C03 Язу һәйкәлләре 𐰃 рунасы киләсе борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый: Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия) Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия) Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия) Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан) Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе). Мисаллар Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐰋𐰃𐰼 - бер, е - 𐰃 рунасы беренче иҗектә языла.

𐰃𐰏𐰠𐰚- игелек, е - 𐰃 рунасы беренче иҗектә языла, ә калган иҗекләрдә язылмый.

𐰘𐰃𐰏𐰼𐰢𐰃 - егерме, е - 𐰃 рунасы беренче һәм соңгы ачык иҗекләрдә языла

𐰖𐰃𐰞𐰞𐰺𐰃 - еллары, ы - 𐰃 - рунасы беренче һәм соңгы иҗекләрдә языла

𐰃𐰼𐰢𐰲𐰚 - эремчек

Борынгы төрки әлифбада күп сүзләр татарча да казакъча һәм бүтән кыпчак телләрендә бертигез языла, бу үзлеге кирил һәм латин әлифбалары алдыннан өстенлек була.

Әдәбият

Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4. Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36. Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с. https://unicode-table.com/ru/10C03/

Төркем:Борынгы төрки руналар