Букет <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Букет — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар: Бер савытта бик күп чәчәк, Мөмкин букет төзергә. Халидә, Халидә,

(Уртадагы кешенең исеме атала.)

Кемне уртага аласың?

Халидә бер иптәшен уртага ала. Мәсәлән, Әминәне, ди. Җыр тагын кабатлана: Әминә, Әминә, Кемне уртага аласың?

Шул рәвешчә уртага 5—6 кеше җыелгач, уртадагы лар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә болай җырлыйлар: Әлфирә, Әлфирә. Син уртада каласың.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылар күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң Әлфирәдән башкалары кырый түгәрәккә басалар һәм уен яңадан башлана.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары