Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов, яки «Кызыл паша» ( («Красный паша́»), کریم حاكم) — күренекле совет дипломаты һәм ижтимагый-сәяси эшлеклесе.
Кәрим Хәкимов - Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле. Советлар Союзы белән гарәп-фарсы дәүләтләре арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыруда әһәмиятле урын алып тора.
Кәрим Хәкимов репрессияләнеп үтерелгәннән соң, Согуд Гарәбстаны ССРБ белән дипломатик мөнәсәбәтләрен туктата.
Биография
1882 елның 28 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендә, Дүсән авылында (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) туа.
1908 елда данлыклы Каргалы бистәсе мәдрәсәсендә укый.
1920 — 1911 елларда Уфадагы Галия мәдрәсәсендә белем ала.
1917 елда Тум шәһәрендә гимназияне тәмамлый.
Кәрим Хәкимов Гражданнар сугышында катнаша. 1920 елда В.В.Куйбышев киңәше буенча Чит ил эшләре Халык Комиссариатында дипломатик эшкә урнаша.
Октябрь, 1921 — июль, 1924 — Иранның (Фарсы) Мәшһәд, Рәшт шәһәрләрендә СССРның Генераль консулы. 1924 елда Согуд Гарәбстаны Корольлегендә СССРның Генераль консулы була.
1925 елда Хәкимов Мәккәгә кече хаҗ - гомрә кыла. Бу гамәле белән ул гарәп идарәчеләренең ихтирамын казана.
16 февраль, 1926 ел — СССР беренче булып Согуд Гарәбстаны дәүләтен таный.
1926 — 1928 елларда СССРның Согуд Гарәбстанында вәкаләтле илчесе. 1929 — 1931 елларда - Йәмәндә шул ук вазифаны үти.
1932 — 1935 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый.
1936 — 1937 елларда яңадан Согуд Гарәбстанында СССРның вәкаләтле илчесе.
1937 елның 6 сентябрендә Мәскәүгә чакыртып алына. Шул ук елның 11 ноябрендә ялган әләк буенча кулга алына, 1938 елның гыйнварында атып үтерелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хакимов К. А. Счастливая Аравия глазами советского полпреда Государственный архив Оренбургской области. Ф.2484. ОП.1.Д.77. Густерин П. Советский разведчик Карим Хакимов «Карим Хакимов — аравийский визирь Кремля», ИА IslamNews «Красный паша Аравии», Русский Дом, 27 января 2008 года ХАКИМОВ Карим Абдрауфович Р. Валеев. Миссия в Джидде. История односельчанина и духовного наставника // Татары у себя дома. Казань: Магариф, 2005 К.Хакимов — первый советский полпред в Саудовской Аравии // Гасырлар авазы — Эхо веков. Казань, 1995, № 5. Владимир Корягин. Как Советская Россия потеряла Саудовскую Аравию // Газета. Ru, 24.01.2015.
Шулай ук карагыз
Сталин репрессияләре Зур террор :ru:Сталинские расстрельные списки
Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:ССРБ илчеләре Төркем:Галия мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Кызыл профессура институтын тәмамлаучылар Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Совет дипломатлары