Хөсәен Габдүш, Хөсәен Рәхимҗан улы Габдүш (1901 елның 5 гыйнвары, Россия империясе, Ырынбур губернасы, Троицк ― 1944 елның 14 апреле, Кытай, Харбин) – татар мөһаҗире, язучы һәм нашир, укытучы, журналист, театр режиссёры. Кытайда актив эшчәнлек алып барган җәмәгать эшлеклесе.М.М. Гибатдинов, Д.М. Усманова, Л.Р. Усманова. ИЗУЧЕНИЕ ТЮРКО-ТАТАРСКИХ МАТЕРИАЛОВ АРХИВА УРАЛО-АЛТАЙСКИХ ЯЗЫКОВ УНИВЕРСИТЕТА ПРЕФЕКТУРЫ СИМАНЭ (ЯПОНИЯ). Восточный архив № 2 (32), 2015. стр.87

Тәрҗемәи хәле 1901 елның 5 гыйнварында Троицк шәһәрендә туган. Кызылҗар шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Петропавловск шәһәре) реальное училище тәмамлаган.Х. Й. Миңнегулов. Габдүш Хөсәен Рәхимҗан улы. Татарская энциклопедия TATARICA

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, Маньчжуриягә (Кытай) күчеп китә. Маньчжуриядәге Харбин шәһәренә килеп, татар мәктәбенә укытучы булып урнаша. Харбин татар мәктәбендә Хөсәен Габдүш апалы-сеңелле Асекаевалар: Мәдинә (Сәлихмәт) һәм Зәйнәп (Гыйсмәтуллина)Рустам Гатауллин. Забытая перепись и забытая личность . Ватандаш, Абдулла һәм Гөлсем Сакмарилар, Хәбибулла Юсикаев, Салих Хәбиров белән бергә эшли.

Татар мөһаҗирләре өчен әдәби кичәләр оештыра. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Гаяз Исхакый язган сәхнә әсәрләре буенча спектакльләр оештыра, үзе үк баш рольләрдә уйный.

1935 елдан Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Милли байрак» газетасында, Варшавада Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителүче «Яңа милли юл», «Белдереш» (Хельсинки), «Казан» журналларында языша. 1920-1922 елларда Харбинда чыккан «Ерак Шәрекъ» журналының, 1932 елда нәшер ителгән «Чаткы» газетасының мөхәррирләренең берсе. Габдүш Хөсәен Рәхимҗан улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 61нче бит

Хөсәен Габдүш ― берничә пьеса (шул исәптән «Татар телендә беренче телеграф»), хикәяләр һәм шигырьләр авторы.

Токиода 1931 елда «Дүрт хикәя» хикәяләр җыентыгы нәшер ителгән. Әсәрләрендә туган илне сагыну хисе өстенлек итә.

Кызыклы фактлар Танылган лингвист һәм Урал-Алтай телләрен өйрәнү өлкәсендә белгеч, лингвистика һәм тюркология проблемалары буенча берничә эш авторы профессор Хаттори Сиро (1908―1995) 1930-елларда татар теле дәресләрен Харбинда Хөсәен Габдүштән алган.

Петропавловскида һәм Харбинда аралашкан дусларының берсе ― булачак галим Рәшит Рәхмәти Арат.

Искәрмәләр

Сылтамалар Х. Й. Миңнегулов. Габдүш Хөсәен Рәхимҗан улы. Татарская энциклопедия TATARICA

Әдәбият Миңнегулов Х. Урал егете // Мирас, 1992 ел, № 9. Миңнегулов Х. Чит илләрдәге татар әдәбияты. Казан, 2007.

Моны да карагыз Мәдинә Сәлихмәт

Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар Төркем:Мөһаҗирләр Төркем:Шәхесләр:Кытай Төркем:Укытучылар Төркем:Татар публицистлары Төркем:Татар язучылары