Табан-Хурган (Бурят телендә: табан хурган — «биш бармак») — өскә юнәлгән бераз кысылган кул учына охшаган таш калдык. Бурятиянең Мухоршибир районы Галтай авылы янында Тугнуй үзәнендә урнашкан.

Тектоник процесслар, җил һәм су йогынтысы астында озак вакыт дәверендә пәйда булган. Бурятларның, ә аларга кадәр - монда яшәгән меркитларның, ә тагын да элегрәк - хуннуларның изге ташы булып тора.

Бурятлар «Биш бармак»ка 1930-ынчы елга кадәр табынганнар. Совет вакытында изге йолалар күп елларга туктаган булган. 2006 елда «Тэнгэри» шаман дини оешмасы әгъзалары «Табан хурган» табыну йоласын янә башлаганнар..

Искәрмәләр

Сылтамалар Табан-Хурган (Ладонь Чингисхана) Табан Хурган на сайте о достопримечательностях Мухоршибирского района Бурятии

Төркем:Бурят Республикасы Төркем:Шаманизм