Габделкоддус (Абдуль Куддусс) Ашарин (, 1962 елның 3 августы, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Называевск) ― ислам дине әһеле, 2013 елдан Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) () рәисе, мөфти.

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 3 августында Омск өлкәсе Называевск шәһәрендә күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып туган. 1969-1972 елларда Называевск шәһәренең 78нче, 1972-1977 елларда 198нче санлы мәктәпләрендә белем алган. Совет Армиясендә хәрби хезмәтне Семипалатинск шәһәрендә (Казакъстан ССР) узган. Унике ел Свердловск өлкәсе мәдәният учреждениесен җитәкләгән. 1989 елдан генерал-полковник Альберт Михайлович Макашовның, депутат Тамара Петровна Токареваның, Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Людмила Валентиновна Бабушкинаның ярдәмчесе булып эшли.

Дин әһеле 23 яшенә кадәр атеист булган, православие, яһүд дине белән кызыксынган, әмма 2002 елда исламга килгән, исемен Габделкоддуска () алыштырган. Новый ДУМ для противовеса салафитам // IslamNews, 28.05.2013 Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтендә мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин белән эшләгән, аңа мөстәкыйль мөфтият ― Урал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) төзергә ярдәм иткән. 2010 елның 5 апрелендә Екатеринбургның «Изге кәлимәт» җирле мөселман дини оешмасына имам-хатыйб итеп сайлана. Шул ук елда Урал мөфтияте Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына кергәч, аның ревизия комиссиясендә рәис урынбасары булып эшли.

2012 елда мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин белән килеп чыккан низагтан соң, өч дини оешманы берләштергән мөстәкыйль мөфтият – Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) төзергә ният итә. http://www.islamnews.ru/news-139307.html Николай Иванович стал муфтием. IslamNews, 23.04.2013

2013 елның 14 апрелендә Үзәк мөфтият Россия юстиция министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә рәсми теркәлү узган. 2013 елдан Үзәк мөфтиятнең рәисе булараак, Свердловск өлкәсенең 5 торак пунктында (Пышма, Югары Саллы, Тәүде, Екатеринбург, Большие Брусяны) гыйбадәт йортлары ачуда ярдәм иткән. Уральский муфтий решает проблемы «шаг за шагом». IslamNews, 22.05.2014

2013 елда Ашарин, ул җитәкләгән мөфтият югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең сәясәтенә рухи ориентлашачагын билгеләп үтсә, 2015 елда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә (рәисе — мөфти Равил Гайнетдин) кушылырга ниятләвен әйтә. Нәтиҗәдә, 2016 елда Ашарин җитәкләгән Үзәк мөфтият Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составына кергән. Ашарин Абдуль-Куддусс // Духовное собрание мусульман России, 26.05.2017

Мәчетләрне милли билге буенча төзүгә каршы чыга. Муфтий из Екатеринбурга выступил против мечетей по национальному признаку. NEWSru.com, 17.10.2014 ИГИЛ эшчәнлегенә каршы тору буенча эш алып бара. Тронина А. Уральские мусульмане ушли на "духовный фронт. Коммерсантъ, 08.10.2015 Узбекские имамы читают на Урале проповеди против «ИГ». Радио Озоди, 28.02.2016

2015 елда җаваплы мөхәррире Ашарин булган «ИГИЛ – Исламныкы түгел !» (имамнарга һәм дәүләт хезмәткәрләренә ярдәмгә материаллар җыентыгы) басылып чыккан. „ИГИЛ“ — это не ислам! (сборник материалов в помощь имамам и государственным служащим). Екатеринбург: ЦРО "Духовное управление мусульман Свердловской области (Центральный муфтият)", 2015

Искәрмәләр

Сылтамалар Николай Ашарин. Вконтакте

Төркем:Россия дин әһелләре Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Свердловск өлкәсендә ислам