Марсель Мансур улы Миңнуллин ( яки , 1974 елның 22 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2023 елның 1 мартыннан 2025 елның 6 июненә кадәр, 2023 елның 6 февраленнән ― ), 2010-2023 елларда Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (2004).
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 22 июнендә Казанда табиблар гаиләсендә туган.Алексей Лучников, Евгения Иванова. «Потяжелее будет, чем в операционной»: в год СВО минздрав РТ возглавил хирург Марсель Миннуллин. Бизнес-Онлайн, 6.02.2023 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, 1нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза. Хезмәт юлы Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлегендә башлый.
2000-2001 елларда ― нең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.
2001 елда ― КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2002 елда ― читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.
2004 елда ― «Операциядән соң эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» () темасына кандидатлык диссертациясен яклый.Луиза Игнатьева. Минздрав РФ согласовал его кандидатуру на пост главы Минздрава РТ. Реальное время, 6.02.2023
2010 елдан ― Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары. Иң катлаулы ковид чорында ел ярым РКХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпитален җитәкли.Эвелина Киселева. Кто он – новый глава Минздрава РТ: что известно о Марселе Миннуллине. Татар-информ, 6.02.2023
2023 елның 6 февраленнән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры .Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, 6.02.2023
2023 елның 1 мартыннан 2025 елның 6 июненә кадәр ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2023 Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үз теләге белән вазифасыннан китте. Татар-информ, 6.06.2025.
Сәламәтлеге начараю сәбәпле, министр вазифасынннан киткәч, Луганск Халык Республикасында хастаханәдә эшләгән. 2026 елда башкалага күчеп килә һәм эшли, хирург-трансплантолог вазифасын билиЭкс-министр здравоохранения РТ Минуллин стал хирургом в Боткинской больнице. АиФ – Казань, 20.06.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган табибы Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Миннуллин Марсель Мансурович. РКБ Лилиана Гарифуллина. Хирург с 20-летним стажем: что известно об и.о. министра здравоохранения Татарстана Марселе Миннуллине. KP.RU, 6.02.2023
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Табиблар Төркем:Министрлар