Татаркино, шулай ук ТатарКиноУчреждение культуры «ТатарКино» ВКонтакте, Татар Кино Татар Кино - YouTube, Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе () ― төбәктә кинематографны үстерү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы оешма.
ТатарКиноның Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ике төбәк филиалы һәм Казанда урнашкан структур бүлекчәсе – «Мир» кинотеатры бар. «Татаркино» – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешма. ГБУК РТ «Татаркино». Министерство культуры РТ
Җитәкчеләр 2017―2025 елларда директор ― Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова (1963 елгы), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), тарих фәннәре кандидаты (1996), Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире, профессор Руководство. Директор ГБУК РТ Татаркино Айтуганова Миляуша Лябибовна Айтуганова Миляуша Лябибовна. Министерство культуры РТ 2025 елдан ― Ильяс Гафаров, продюсер, Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы, «Иттифакъ» беренче татар рэп-төркемен төзүче, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале оештыручысы Источник: Миляуша Айтуганова покидает «Татаркино», ее заменит Ильяс Гафаров. Бизнес-Онлайн, 24.10.2025.
Төп максаты Татарстан кинематографиясе үсеше өчен оптималь шартлар тудыру, милли мәдәниятнең мөһим компоненты һәм Татарстан халыкларының үзара бәйләнешләрен һәм үзара аңлашуын ныгыту чарасы буларак Ватан кинематографының барлык төрләрен һәм жанрларын үстерүгә ярдәм итү, гражданнарның мәдәни эшчәнлеккә һәм иҗат ирегенә конституцион хокукларын яклау. Устав ГБУК РТ «Татаркино» 2018.pdf
Эшчәнлегенең төп юнәлешләре кино төшерү һәм кинопрокат, киночаралар (фестивальләр, форумнар, кино эшлеклеләре белән иҗади очрашулар) оештыру һәм үткәрү, Россия төбәкләре һәм чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә методик эш, киновидеофондларның физик сакланышы һәм иминлеге өчен җаваплылык.
Тарих 1924 елның 13 февралендә илдә беренчеләрдән һәм Идел буе территориясендә беренче булып «Таткино» татар кинематография берләшмәсе акционерлык җәмгыяте оешкан. «Таткино» оешмасы үзендә республиканың кино җитештерү һәм кинопрокат функцияләрен берләштергән. 1934 елда трестның Татарстан бүлеге кинокартиналар прокаты функциясе белән «Росснабфильм» итеп үзгәртеп корыла. 1938 елда оешма «Союзкинопрокат»ның Татарстан өлкә бүлеге итеп үзгәртелә. 1954 елда оешма кинофильмнар прокаты буенча Татарстан республика конторасы («Таткинопрокат») итеп үзгәртелә. 1988 елда халыкка кино һәм видео хезмәте күрсәтү буенча Татарстан республика җитештерү берләшмәсе («Таткиновидеобъединение») итеп үзгәртеп корыла. 1993 елда «Киновидеопрокат» дәүләт предприятиесе итеп үзгәртеп корыла. 2001 елда кино- һәм видеофильмнар прокаты буенча Татарстан Республикасы дәүләт учреждениесе дип үзгәртелә. 2006 елның 14 июнендә «Татаркино» дәүләт учреждениесе итеп үзгәртеп корыла. 2011 елда Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе итеп үзгәртелә.
«Татаркино» фондыннан фильмнарны кинопрокатлау Казан шәһәрендә («Мир» кинотеатры), оешманың Яр Чаллы (423806 Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Садовый тыкрыгы, 4) һәм Бөгелмә (423230 Бөгелмә, Газинур Гафиятуллин ур., 21/1) шәһәрләрендәге филиалларында, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм күрше төбәкләрдә башкарыла.
Сайт «Татаркино»ның гомуми эшчәнлеге һәм элемтәләр турында мәгълүмат бирүче сайты (http://www.tatarkino.ru) оешманың визит карточкасы булып тора һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төрле еллардагы дәүләт заказы буенча төшерелгән фильмнарның онлайн-каталогын үз эченә ала. Хәзерге вакытта ачык киңлектә 209 фильм бар. Интернет-кинотеатрга килүнең гомуми статистикасы тигез активлык белән 40 500 кеше тәшкил итә.
«Мир» кинотеатры «Россия кинематографиясе үзәге «Мир» кинотеатры дәүләт учреждениесе Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан (420043, Казан, Достоевский ур., 30). Кинотеатрны реконструкциядән соң 2002 елның апрелендә ачканнар. 2009 елда ТР «Татаркино» ДБМУ структур бүлекчәсенә (филиалына) әверелгән. Ул KINOTON GmbH һәм Barco DP2K-12C компаниясенең (Алмания) FP 30D проекторы базасында заманча кинопроекция җиһазлары, DOLBY тавыш җиһазлары һәм JBL акустик системалары (АКШ) белән җиһазландырылган. Тамаша залы – 126 урынлык. О кинотеатре «Мир». Кинотеатр «Мир» КазаньКинотеатр «Мир» в Казани ВКонтакте
Казан кинофестивале
Оештыручы буларак, «Татаркино» үткәргән чаралар арасында иң әһәмиятле һәм масштаблысы – Казан халыкара мөселман киносы фестивале. Әлеге кинофорум 2005 елдан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең дөньякүләм исемнәре белән даими очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны, шулай ук Татарстан кинематографын үстерү өчен мөһим стимул, Татарстанның ел саен үткәрелә торган иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора. Фестивальнең девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша мәдәни диалогка» (, ). Казан кинофестиваленең башкарма директоры ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова.Наша команда. Миляуша Айтуганова. КМФМК
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең фестиваль эшен яктырту һәм онлайн-гаризалар кабул итү өчен сервис булып торучы рәсми сайты бар (https://kazan-mfmk.com/).
Бүләкләре 2009, 2014 – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары – күпьеллык нәтиҗәле эше һәм республика кинематографиясе үсешенә зур өлеш керткәне өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт компании Лиля Шайхутдинова. «Татаркино» инициирует процесс создания кинокластера в Татарстане. Татар-информ, 25.12.2021 Татаркино. Татцентр.ру Учреждение культуры «ТатарКино» ВКонтакте Татар Кино в YouTube
Моны да карагыз Татарстан Кинематографистлар берлеге Төркем:Әлифба буенча оешмалар Төркем:1924 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Татарстан оешмалары Төркем:Мәдәният оешмалары