Тербий (, Tb) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 65.
Символы Тербий элементының символы — Tb (Тербий дип укыла).
Тарихы Тербий 1843 елда Мосандер тарафыннан ачыла.
1843 елда швед химигы К. Г. Мосандер Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заман эрбий элементы) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган). XХ гасыр башында француз химигы Жорж Урбэн, ионлы алмашу технологиясен кулланып, беренче тапкыр таза тербий ала.
Исеменең килеп чыгышы Химик элемент рәттән тагын өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган — бу авыл Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан.
Табигатьтә Тербий кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 4,3 г/т.
Ятмалары Тербий лантаноидларЛантаноиды составына керә, Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавияда еш очрый. Японияның аерым икътисади зонасында Тын океанның Минамитори утравы янында сирәк очрый торган җир минералларының тирән судагы ятмалары запаслары шактый зурThe tremendous potential of deepsea mud as a source of rare-earth elements.
Чыгарып алу Тербийны сирәк Җир элементлары катнашмасыннан ионлы хроматография яки экстракция ысуллары белән аерып чыгаралар.
Компьютер җитештерүдә Соңгы елларда компьютер җитештерүдә тербий ферриты аерым әһәмияткә ия була бара.
Искәрмәләр
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Тербий на Webelements Тербий в Популярной библиотеке химических элементов
Төркем:Химик элементлар