Осмий (, Os) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 76.

Стандарт шартларда булганда, ул зәңгәрсу төстәге металлдан гыйбарәт. Күчмә металл, платина (агалтын) металларына карый. Иридий белән беррәттән, барлык гади матдәләр арасында иң тыгызларыннан. Теоретик исәп-хисапларга караганда, аның тыгызлыгы хәтта иридий белән чагыштырганда да югарыракThe lattice parameters, densities and atomic volumes of the platinum metals. Crabtree, Robert H. Sterling Chem. Lab., Yale Univ., New Haven, CT, USA. Journal of the Less-Common Metals (1979), 64(1), стр. 7-9.

Символы Осмий элементының символы — Os (Осмий дип укыла).

Исеменең килеп чыгышы Осмийның исеме телендәге «ис» дигәннән килеп чыккан.Химический факультет МГУ

Тарихы Осмий 1803 елда инглиз химигы Смитсон Теннант белән Уильям Х.Уолластондың хезмәттәшлегендә ачыла. Үзара охшаш булган тикшеренүләр француз химиклары Колле-Дескоти, Антуан де Фуркруа һәм Воклен тарафыннан үткәрелә, алар да платина рудасының эреми калган утырымында әлегәчә билгеле булмаган элемент барлыгы турында нәтиҗәгә киләләр. Гипотетик элементка птен исеме бирелә. (πτηνός — канатлы), әмма Теннант тәжрибәсе аның ике элемент катнашмасынанан — иридий һәм осмийдан торуын күрсәтә. Яңа элемент ачылуы Теннанттың Лондон король җәмгыятенә хатында 21 июнь 1804 елда документлаштырылган.

Ятмалары Осмийлы иридийларның төп ятмалары Рәсәй (Себер, Урал), АКШ (Аляска, Калифорния), Колумбия, Канада , Көньяк Африка илләре, Тасмания, Австралия дәүләтләрендә тупланган. Казакъстан экспортка саф осмий җибәргән бердәнбер ил булып кала.

Иң зур ятмалар запасы Көньяк-Африка Республикасындагы Бушвельд комплексында.

Башка асыл металлар белән бергә тимер метеоритларында очрый. Шулай ук осмий күкерт һәм мышьяк (эрлихманит, осмий лауриты, осарситт) берләшмәләре рәвешендә очрый. Осмийның мәгъдәннәрдәге нисбәте кагыйдә буларак, 1.

Биологик һәм физиологик роле Биологик роль уйнамый. Һавада оксидлашып, үтә агулы тетраоксид осмий OsO4 рәвешенә керә, шуңа күрә күзне әчеттерә, өске тын юллары, пневмония, бөер шешүе авыруларына китерә.

Шулай ук карагыз Агалтын төркеме металлары

Әдәбият Осмий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Сылтамалар Осмий//Большая российская энциклопедия

Искәрмәләр

Төркем:Химик элементлар