Хыпар () — чуаш телендә чыгучы Чуашстан республикасы газетасы. Көнгә 1 тапкыр 4 биттә дөнья күрә.

Газета Николай Никольский тарафыннан беренче чуаш телле газетасы буларак нигезләнә. Аның беренче номеры 1906 елның 8 гыйнварында Казанда чыга. 1907 елның маенда бастыру туктатыла. 1917 елда Идел буе кече милләтләр берлеге, ә аннан соң Чуаш милли җәмгыяте тарафыннан бастырыла башлый. 1921 елдан Казаннан Чабаксарга күчерелә.

Совет чорында газета «Канаш» (, 1918–37), «Чӑ­ваш коммуни» (, 1937–52), «Коммунизм ялавĕ» (, 1952–91) исемнәрен йөрткән. 1991 елда газетага тарихи исем кайтарыла.

Тышкы сылтамалар Чуаш энциклопедиясе

Төркем:Чуашстан гәҗитләре Төркем:Чуашча гәҗитләр