'' Михаил Артемий улы Муравьёв (13 сентябрь (25 сентябрь) 1890, Бурдуково, Ветлуга өязе, Кострома губернасы — 11 июльФельштинский Ю. Г. Крушение мировой революции. Брестский мир: Октябрь 1917 − ноябрь 1918., М. |издательство Терра, 1992, isbn=5-85255-111-2, с=615.Соколов Б. В. Михаил Тухачевский: жизнь и смерть «Красного маршала» — Смоленск: Русич, 1999. — 512 с. — («Мир в войнах») — ISBN 5-88590-956-3.Главнокомандующий Муравьев: «…наш лозунг — быть беспощадными!» // Савченко В. А. Авантюристы гражданской войны: Историческое расследование — Харьков: Фолио (ISBN 966-03-0845-0); : ООО «Издательство ACT» (ISBN 5-17-002710-9) — 2000. — 368 с. — (Жизнь знаменитых людей)Троцкий Л. Об измене Муравьева — Первоначально «Известия ВЦИК», 12 июля 1918 г. // Троцкий Л. Сочинения — -, 1926. — Т. 17. — Ч. I. 1918, Сембер) — Россия империясе гаскәре офицеры, инкыйлабчы (эсер), Кызыл гвардия һәм Кызыл гаскәр ларының командиры.

Тәрҗемәи хәл Михаил Муравьёв Кострома губернасы Ветлуга өязенең Бурдуково авылында (хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Ветлуга районына карый) крестьян гаиләсендә туган. Кострома укытучылар семинариясендә белем алган. 1898 елда армиягә ирекле хезмәт итүче буларак керә, 1901 елда ике еллы Казан җәяүле гаскәр юнкер уку йортын тәмамлагач соң, Рославль шәһәренә җибәрелә.

Рус-япон сугышында поручик дәрәҗәсендә 122-нче Тамбов полкының ротасы белән җитәкчелек иткән. 1905 елда каты яралана. Якынча биш ел эмиграциядә (иң беренче чиратта — Франциядә) булган. Аннан соң Казан җәяүле гаскәр юнкер уку йортында укытучы булып эшләгән.

Беренче бөтендөнья сугышы башында — капитан. Берничә каты яраланудан соң Муравьӗв Әдис прапорщиклар мәктәбенә тактика укытучысы вазифасына күчерелә.

Февраль инкыйлабы вакытында Көньяк-Көнбатыш фронтында булган.http://hrono.ru/biograf/bio_m/muravevma.php Иреклеләр һөҗүм ясый торган частьлары () оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган; Бөтенрусия башкарма комитетының иреклеләрне частьларга яллау буенча оештыру бюросы башында торган. Ватандашлар сугышы Октябрь инкыйлабыннан соң Совет хөкүмәтенә үз ярдәмне тәкъдим итә. 1917 елның 28 октябреннән (10 ноябреннән) Петроград саклануы башлыгы, ә 30 октябреннән (12 ноябреннән) — Керенский-Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан гәскәрләрнең баш сәргаскәре командующий. 1917 елның 8 (21) ноябрьдә, сул эсерлар үз вәкилләрен барлык дәүләт постларыннан чакырып кайтару сәбәпле, чыга.

8 декабрьдән — Россия Көньягының инкыйлабка каршы белән көрәш буенча штабы башлыгы. 1918 елның гыйнвар-февральдә Киев юнәлешендә гаскәр төркеме белән җитәкчелек иткән.

1918 елның 14 февральдә Румыния фронты урынына билгеләнгән. Апрельдә Мәскәүгә чакырып кайтарыла; анда хакимияттән законсыз файдалануда гаепләнә һәм кулга алына. 9 июньдә, җинаять составы булмау сәбәпле, иреккә чыгарыла.

1918 елның 13 июньдә ЭККА Көнчыгыш фронты урынына билгеләнгән. «Муравьёв фетнәсе» 9 июльдән унысына каршы төндә Казанда урнашкан фронт штабны ташлый. Үзеңә лояль мең кешеле белән пароходларга утырыша һәм пароходлар белән Сембергә барып җитә. Анда стратегик пунктларны сугышып ала, җитәкчелек итә торган совет хезмәтчеләрне арестка сала (шул исәптә 1-нче армиясе Михаил Тухачевский).

Брест солыхы төзүенә каршы чыгыш ясаган, үз-үзнеңне «Германиягә каршы сугыша торган гаскәрнең баш » булып игълан иткән РСФСР Халык Комиссарлар Советына, Мәскәүдәге алман илчелегенә һәм Чехословак корпусының Германиягә сугышны игълан итү турында тилиграм җибәргән. 11 июльдә РСФСР Халык Комиссарлар Советы шул эшләрне «инкыйлабка каршы» булып бәяләнгән һәм аны кануннан тыш дип игълан итә. Арест вакытында кораллы каршылыкны күрсәткән һәм үтерелгән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

http://hrono.ru/biograf/bio_m/muravevma.php

Төркем:Хәрби академия тәмамлаучылар