Чебенче кошлар (чебентоткыч кошлар, ) — чыпчыксыманнар отрядының кошлар семьялыгы. Чыпчыктан кечерәк, шактый киң яссы томшыклы кошлар. Агач куышларына оялыйлар. Күчмә кошлар.
Ау вакытында ботакта утырып торалар да, үтеп баручы бөҗәкләр артыннан очып китеп, аларны тоталар. Элегрәк бу семьялыкка кергән кенәри чебенчеләре, Elminia, стеностира һәм тагын берничә ыруг яңа молекуляр систематика мәгълүматлары нигезендә аерым Stenostiridae семьялыгына күчерелгән.
Русиядә очрый торган төрләр Соры чебенче (Muscicapa striata) Чуар түшле чебенче (Muscicapa griseisticta) Себер чебенчесе (Muscicapa sibirica) Даурия чебенчесе (Muscicapa dauurica) Чуар чебенче (Ficedula hypoleuca) Ак муенлы чебенче (Ficedula albicollis) Ярты ак муенлы чебенче (Ficedula semitorquata) Сары сыртлы чебенче (Ficedula zanthopygia) Япония чебенчесе (Ficedula narcissina) Тайга чебенчесе (Ficedula mugimaki) Кече чебенче (Ficedula parva) Көнчыгыш кече чебенчесе (Ficedula albicilla) Күк чебенче (Cyanoptila cyanomelana) Соры башлы чебенче (Culicicapa zeylonensis)
Татарстанда ак муенлы чебенче, кече чебенче, чуар чебенче, соры чебенче очрыйлар.
Төркем:Әлифба буенча хайваннар
Төркем:Чыпчыксыманнар