Квалификация уеннары һәм төп турнир җирәбәсе
Снукер буенча дөнья беренчелеге 2023 елда бу уен тарихында 1927 елдан бирле 89 нчы тапкыр үткәрелде. Дөнья рейтингында беренче 16 урынны алып торган снукерчылар гадәттәгечә төп турнирга турыдан-туры үттеләр. Аларның 16 көндәше 3-12 апрель көннәрендә Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институтында узган сайлап алу ярышларында билгеләнде. Биредә, элекке еллардагы кебек үк, 128 профессиональ уенчы катнашты, тагын уналтысы һәвәскәрләр арасыннан төрле ярышларда күрсәткән нәтиҗәләр буенча билгеләнде.Сайлап алу турниры дүрт әйләнештә үткәрелде. Беренче турда һәвәскәрләр һәм дөнья рейтингында 80 нче урыннан түбәнрәк булган 64 снукерчы катнашты. Болар арасында бердәнбер хатын-кыз да бар иде: Ың Онйи — гүзәл затлар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы һәм рейтинг лидеры. Һоң Коңта туып үскән туташ ир-ат рейтингында да 104 нче урында тора һәм икенче тапкыр инде ир-ат беренчелегендә дә катнашты.. Кызганычка каршы, ул бу юлы да сайлап алу ярышларының беренче турында ук оттырды. Һәм тагын бер традиция: җиде тапкыр дөнья чемпионы, 54 яшьлек Велс кешесе Стивен Һендри, бернинди рейтингы булмаса да, яңадан сайлап алу ярышларының беренче турына кертелде. Ләкин... яшьлек бу юлы да кире кайтамады: Стивен беренче уенда ук төшеп калды.Икенче турда 32 җиңүчегә дөнья рейтингында 49-80 нче урыннардагылар килеп кушылды. Болар арасыннан тагын 32 җиңүче ачыкланды. Дөнья рейтингының 17-48 нче урыннарын биләп торган профессионаллар элгәреләрнең өченче әйләнештәге көндәше булып иреште. Һәвәскәр уенчылар барысы да беренче өч турда оттырдылар. Ниһаять, сайлап алу ярышларының дүртенче турына үткән 32 уенчы төп турнирга керәчәк 16 җиңүчене билгеләде. Бәхетлеләрнең һәркайсы төп турнирда дөньядагы иң көчле 16 снукерчының берсенә көндәш булды.Төп турнирда элек дөнья чемпионы исемен алган 8 оста катнашты: Ронни О'Салливан, Марк Уильямс, Җадд Трамп, Шон Мөрфи, Стюарт Биңһәм, Нил Робертсон, Җон Һиггинс һәм Марк Селби. Җирәбә җәдвәлендә гадәттәгечә иң югары урын гамәлдәге дөнья чемпионына бирелде: инглиз Ронни О’Салливан шулай ук дөнья рейтингында да беренче урында иде. Ә җирәбә җәдвәленең иң түбәнге баскычында аның рейтинг буенча төп көндәше инглиз Марк Селби урнашты. Димәк, статистика буенча иң көчлеләр финалда гына очраша ала иде. Калган 30 уенчының урыны һәм көндәше ирекле җирәбә аша билгеләнде.Турнирның бүләкләү фонды быел да 2 миллион 500 мең фунт стерлингка җитеп килә. Бу сумманың бүленеше элеккечә калды: әйтик, җиңүче ярты миллион фунт стерлинг алачак. Икенче урында калганның өлеше дә шактый зур: аңа 200 мең фунт стерлинг тия.
Төп турнир җәдвәле Беренче әйләнеш Уен 10 фреймда җиңгәнгә кадәр
Ике сессиялеИкенче әйләнеш Уен 13 фреймда җиңгәнгә кадәр
Өч сессиялеЧирекфинал Уен 13 фреймда җиңгәнгә кадәр
Өч сессиялеЯрымфинал Уен 17 фреймда җиңгәнгә кадәр
Дүрт сессиялеФинал Уен 18 фреймда җиңгәнгә кадәр
Дүрт сессиялеРейтингУенчыларИсәпРейтингУенчыларИсәпРейтингУенчыларИсәпРейтингУенчыларИсәпРейтингУенчыларИсәп1 Ronnie O’Sullivan 1033 Pang Junxu 71 Ronnie O’Sullivan 1321Hossein Vafaei 216 Ding Junhui 621 Hossein Vafaei 101Ronnie O’Sullivan 109Luca Brecel 139 Luca Brecel 1022 Ricky Walden 99 Luca Brecel 138Mark Williams 118 Mark Williams 1025 Jimmy Robertson 59Luca Brecel 1774Si Jiahui 155 Judd Trump 619 Anthony McGill 1019Anthony McGill 1312Jack Lisowski 812 Jack Lisowski 1030 Noppon Saengkham 719Anthony McGill 1274Si Jiahui 1313 Robert Milkins 1029 Joe Perry 913Robert Milkins 774Si Jiahui 134 Shaun Murphy 974 Si Jiahui 109Luca Brecel 182Mark Selby 153 Mark Allen 1034 Fan Zhengyi 53 Mark Allen 1314 Stuart Bingham 414 Stuart Bingham 1020 David Gilbert 43Mark Allen 1350Jak Jones 1011 Ali Carter 650 Jak Jones 1050 Jak Jones 136 Neil Robertson 76 Neil Robertson 1058 Wu Yize 33Mark Allen 152Mark Selby 177 Kyren Wilson 1017 Ryan Day 57Kyren Wilson 210John Higgins 1310 John Higgins 1060 David Grace 310John Higgins 72Mark Selby 1315 Gary Wilson 1056 Elliot Slessor 815Gary Wilson 72Mark Selby 132 Mark Selby 1027 Matthew Selt 8
Төп турнир көндәлеге Беренче әйләнеш
Беренче әйләнеш уеннары 15-20 апрель көннәрендә узды. Көн саен ике уен өстәлендә өчәр сессия үткәрелде. Иң күбе 19 фреймнан торган матчлар ике сессиягә бүленгән килеш уйналды: беренчесендә — 9 фрейм, икенче сессиядә — калганнары. Беренчелек гадәттәгечә гамәлдәге дөнья чемпионы матчы белән башланды. Инглиз Ронни О'Салливан Кытайның 23 яшьлек снукерчысы Паң Цзүнсуны 10:7 исәбе белән җиңде. Дөнья беренчегенең дебютанты бөтен көчен, осталыгын һәм ихтыярын эшкә җигеп уйнады. Һәм үз көндәшләрен хөрмәт итә белә торган 47 яшьлек дөнья чемпионы кытайлы белән, аңа киләчәктә уңышлар теләп, бик җылы хушлашты.Ә менә Диң Цзүнһуэй, Ронниның икенче әйләнештә ихтимал булган көндәше, нык сынатты. Аның 28 яшьлек көндәше, иранлы Хөсәен Вафаи, беренче сессиядән соң кытайлыга оттырып барса да, икенче сессиядә аны 6:1 исәбе белән тар-мар итте һәм икенче турга үтте. "Икенче сессия каһарманы" исеменә Велс снукерчысы, 47 яшьлек Марк Уильямс та лаек булды. Ул да беренче сессиядән соң инглиз Җимми Робертсонга оттырып бара иде, ләкин икенче сессиядә 6:0 исәбе белән җиңде. Матчның азагында яхшырак уен күрсәтү шулай ук Төньяк Ирландия снукерчысы Марк Алленга һәм инглиз Стюарт Биңһәмгә дә ахыргы уңыш китерде.
Беренче әйләнешнең иң күркәм күренеше дип, инглиз Кайрен Уилсонның Велс снукерчысы Райан Дей белән очрашуда 147 баллык максималь брейк ясавын атарга кирәктер. Бу вакыйга уенның бишенче фреймында булды. Гадәттә мондый уңыштан соң снукерчы үз уенының "җебен" югалта һәм беррәттән берничә фреймда җиңелә торган иде. Ләкин бу юлы нәкъ киресенчә булды: Кайрен тагында куәтлерәк уйный башлады һәм ахыр чиктә 10:5 исәбе белән җиңүгә иреште. Мондый нәтиҗә өчен дөнья беренчелегендә 40 мең фунт стерлинг күләмендә бүләк каралган. "Автордашлар" булган очракта, бу сумма максималь брейк ясаучылар санына бүленә.Снукер турнирларында уенның үзе белән бәйле булмаган гадәттән тыш хәлләр бик сирәк күзәтелә. Бу юлы исә искәрмә булды: инглизләр Роберт Милкинс белән Җо Перри матчын беренче фрейм барышында ук туктатырга һәм икенче көнгә күчерергә туры килде. Нинидидер хулиган трибунадан үтеп керде дә, остәл өстенә сикереп менеп, яшел келәмгә күп итеп әфлисун төсендәге порошок сипте. Сакчылар хулиганны тотып алып полициягә озаттылар, ләкин уен өстәлен тиз генә чистартып булмый иде инде. Өстәлне томалап куйдылар. Шундый ук һөҗүм берьюлы Марк Аллен һәм кытайлы Фән Жэңйи уйнаган күрше өстәл янында да булып алды, ләкин биредәге хулиганны снукерчылар үзләре тоткарладылар һәм сакчыларга тапшырдлар. Бу коточкыч хәл уенчыларга нык тәэсир итте, күрәсең:алар, бер-бер артлы ялгыша-ялгыша, үз матчының унөченче фреймын тәмамлый алмый азапландылар. Ахыр чиктә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк ирландияле үзен беренче булып тынычландыра алды һәм 10:5 исәбе белән җиңү яулады. Ә Роберт Милкинс белән Җо Перри үзләренең кичектерелгән матчын беренче әйләнешнең соңгы көнендә генә тәмамладылар. Беренче ярымсессияне Роберт 0:4 исәбе белән оттырды. Ә ахыргы нәтиҗә — 10:9 аның файдасына.Аның икенче турдагы көндәшен, сайлап алу ярышлары аша төп турнирга үткән иң яшь һәм иң кыю Сы Цзяһуэйны да "икенче сессия каһарманы" дип атарга мөмкин. Ул 2005 елгы дөнья чемпионы Шон Мөрфине 10:9 исәбе белән җиңгәннән соң икенче әйләнешкә үткән бердәнбер кытайлы булды. Уен башында аның нык дулкынланганы сизелеп торды, һәм ул беренче ике фреймны берсүзсез оттырды. Ләкин беренче сессия азагында 20 яшьлек кытайлы 5:4 исәбе белән алга чыккан иде инде. Икенче сессиядә аның өстенлеге 9:6 га кадәр җитте. Хәлиткеч 19 нчы фреймда ул үзенең тәҗрибәле көндәшен үтә катлаулы снукер халәте куеп җиңде.Шулай итеп, 8 дөнья чемпионының икесе — Җадд Трамп һәм Шон Мөрфи — беренче турда ук ярыштан төшеп калды.
Икенче әйләнеш
Төп турнирның икенче әйләнеше бельгияле Лүка Бреселнең үтә киеренке, тигез һәм башбирмәс уенда элек өч тапкыр дөнья чемпионы булган Велс ветераны Марк Уильямсны 13:11 исәбе белән җиңүеннән башланып китте. Шуннан соң Төньяк Ирландиянең снукер лидеры Марк Алленның 2015 елдагы дөнья чемпионы инглиз Стюарт биңһәмне 13:4 исәбе белән тар-мар итүе тамашачылар өчен дә, снукер комментаторлары өчен дә сенсация булды. Ә бит Стюарт турында "начар уйнады" дип әйтеп булмый иде. Ләкин ирландияленең чын мәгънәсендә илһамланып уйнавы инглизгә каршы торырлык мөмкинлек калдырмады: көндәше, аның һәр ялгышыннан диярлек оста файдаланып, беррәттән 8(!) фреймда җиңүгә иреште. Элек Марк Аллен, үзенең кирәгеннән артык авыр гәүдәле булуы аркасындадыр инде, зур уңышлар яулый алмады. Ә хәзер ул "артык килограммнар"дан арынган һәм хәтта җитез хәрәкәтле дә булып киткән. Аңа кагылышлы бер генә сорау калгандыр: Марк финал уенына кадәр барып җитә алырмы?Иранлы Хөсәен Вафаи турнирдагы тагын бер күңелсез хәлнең сәбәпчесе булды. Икенче әйләнеш алдыннан ул үз көндәшенә психологик басым ясарга тырышып карады: телекамералар каршында җиде мәртәбә дөнья чемпионы Ронни О’Салливан турында әдәпсез сүзләр әйтеп, аңа пародия уйнап күрсәтте. Дистә ел элек мондый пычрак алымнарның кайвакыт Роннины чыгырыннан чыгарган очраклар да булгалады. Язмыш юлы һич кенә дә тигез һәм такыр булмады шул аның, шуңа аның характеры да бик үзенчәлекле. Ләкин бүгенге Ронни ул инде чын акылга, зирәклеккә һәм тормыш тәҗрибәсенә ия булган кеше. Һәм ул үз җавабын чемпионнарча уен осталыгы күрсәтү аша бирде: матч аның файдасына 13:2 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, очрашуның өченче сессиясен үткәрергә дә туры килмәде. Ронниның профессиональ карьерасында элек бөтенләй булмаган күренеш бу: гадәттә ул, нинди генә зур өстенлеккә ирешсә дә, үз матчын, тамашачыларны һәм турнирны оештыручыларны хөрмәт итү йөзеннән, ахыргача уйнап бетерү мөмкинлеген калдыра иде. Ронни О’Салливан катнашкан уенда күпме генә фрейм үткәрәсе булса да, “Крусибл” театры залы барыбер шыгрым тулы була ич! Әйтергә кирәк, иранлы Хөсәен Вафаи Ронни биргән сабакны бик тиз үзләштерде: матч тәмамлангач, ул үз көндәшеннән гафу сорап, үзендә аның белән татулашырга көч тапты. Ронни үзе дә иранлы белән кул бирешеп, кочаклашып, бик җылы хушлашты. Башкача мөмкин дә гүгел: снукер — тәрбияле, әдәпле һәм тәртипле кешеләр спорты ул.Тагын бер сенсация: дөнья беренчелеге дебютанты, элек бернинди уңышларга да ирешмәгән, дөнья рейтингында 50 урында гына булган Велс снукерчысы Җәк Җонс, 2010 елда дөнья беренчеген яулаган австралияле Нил Робертсонны 13:7 исәбе белән җиңеп, чирекфиналга үтте. Шулай итеп, ел турниры дөньяның үз карамагында булган ике сулагай чемпионын да югалтты (тагын берсе — Марк Уильямс). Дөнья беренчелегендә бердәнбер сулагай калды — Марк Аллен. Ә бертигез дәрәҗәдә "ике куллы" Ронни О’Салливан чирекфиналда бельгияле Лүка Бресел белән очрашачак. Әйтергә кирәк, Ронни ирешкән уңыш аның яшьтәше булган Җон Һиггинска да юлдаш булды (икесе дә 1975 елгылар): шотландияле дә үз көндәше Кайрен Уилсонны шул ук13:2 исәбе белән ике сессия дәвамында җиңде. Инглиз исә беренче әйләнештә максималь брейк ясаган иде. Мондый казанышның "казасы" кайчак бик катгый була шул: снукерчының уены тәмам бозыла. Фортуна арты белән борыла да куя, һәм кичәге триумфчы моңа каршы берни дә эшли алмый, турнир аның өчен тәмам була. Снукер дөньясында бу сынамыш әледән-әле чынга ашып тора.“Кытайда яңа “снукер инкыйлабы” башланып киттеме әллә?” — “Күк асты иле”ннән килгән һәм дөнья беренчелегенә сайлап алу ярышларының өч әйләнешен үтеп кергән 20 яшьлек егетнең чирекфиналга үтүен тагын ничек бәяләп була соң? Югыйсә, еллар буе кытайлыларны өметләндереп килгән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк профессионаллар төп турнирның беренче турында ук төшеп калдылар бит. Ә башта элеккеге дөнья чемпионы Шон Мөрфине хәлиткеч фреймда җиңгән Сы Цзяһуэй исә бу юлы, үз өстенлеген эзлекле рәвештә сессиядән сессиягә арттыра барып, 13:7 исәбе белән инглиз Роберт Милкинсны турнирдан “азат итте”. Хәзер аңардан Энтони МакГилл имтихан алачак. Өченче апрельдән бирле 88 фреймлык марафон аша үткән кытайлының гаять куәтле шотландиялегә каршы торырлык көче калганмы? Чирекфиналда шул сорауга җавап көтәбез.
Чирекфинал