Блэк-метал () яки гади генә блэк — музыкаль стиль, экстремаль метал жанрларының берсе. Бу юнәлешнең гомуми үзенчәлекләре тиз темп, вокал — шрайк, көчле дисторшнлы гитара, тремоло куллану, түбән сыйфатлы язмалар (lo-fi), стандарт булмаган җыр структуралары һәм атмосферага басым. Артистлар еш кына корпспэйнт кулланалар һәм псевдонимнар алалар. 1980 елларда берничә трэш-метал һәм дэт-метал төркемнәре блэк-метал прототибын формалаштыра. Блэк-металның «беренче дулкыны» Venom, Bathory, Mercyful Fate, Hellhammer һәм Celtic Frost кебек төркемнәрдән тораDunn, Sam (2005). Metal: A Headbanger’s Journey ..

«Икенче дулкын» 1990 еллар башында барлыкка килә, аны Mayhem, Darkthrone, Burzum, Immortal, Emperor, Satyricon һәм Gorgoroth кебек Норвегия төркемнәре җитәкли. «Икенче дулкын» вакытында Dissection, Abruptum, Marduk һәм Nifelheim кебек берничә күренекле Швеция төркеме барлыкка килә.

Норвегия иртә блэк-метал-сәхнәсе үз алдагыларының стилен аерым жанрга үстергән.

Үз исемен стиль 1982 елда Venom төркеме чыгарган Black Metal альбомы аркасында ала.

Искәрмәләр