О́дин, яки Во́тан (прагерм. Wōđanaz яки *Wōđinaz; ) герман-скандинав мифологиясендә югары алла, асларның атасы һәм җитәкчесе, Бор белән Бестланың улы, Буриның оныгы. Акыл иясе һәм шаман, рун язмалары һәм хикәятләр (сага) белгече, патша-каһин, сихерче -яугир, сугыш һәм җиңү алласы, хәрби аристократияне яклаучы, Вальхалла хуҗасы һәм валькирияларны җиңүче. Хатыны — Фригг. Герман-скандинав эсхатологик мифлары буенча Рагнарёк көнендә Один коточкыч бүре Фенрир тарафынан үтерелә.
Один ыруы Чыгышы Один һәм аның агай-энеләре Вили белән Ве Бор белән Бестланың уллары булган. Үз чиратында, Муспельхейм ялкыны белән Нифльхейм суыгының кушылуыннан килеп чыккан Аудумла сыеры бозны теле белән ялау нәтиҗәсендә барлыкка китергән Бор — Буриның улы. Одинның әнисе Бестла, фаразланганча, Аудумла ысулы белән барлыкка китерелгән Имирның улы Бёльторнның кызы булган.John Lindow Norse Mythology: A Guide to the Gods, Heroes, Rituals, and Beliefs. — Oxford University Press, 2001. — С. 324 — ISBN 0-19-515382-0.
Уллары һәм токымнары Один белән хатыны Фриггның уллары Бальдр, Хёд, Хермод.
Одинның тагын төрле аналардан туган күпсанлы илаһ-балалары да бар. Ёрдтан (Фьёргюн): Тор. Риндтан: Вали (кенәз Бой). Гридтан: Видар. «Тугыз анадан»: Хеймдалль. Гуннхольдтан: Браги. Гимирның апасыннан: Тюр.
Одинның шулай ук төрле династияларга нигез салучы уллары булган. Аларның күбесе — кешеләр. Менә аларның кайсыберләре: Ингви (Фрейр) — Швеция корольләре, Инглингларның ыру башлыгы; Сиги — Һун корольләре, Вёльсунгларның ыру башлыгы; Сэминг — Норвегия корольләре, Сэмингларның ыру башлыгы; Гаути — Готтар корольләренең ыру башлыгы; Сирглами — Гардарика (Русь) конунглары ыру башлыгы; Векта — Саксония, Кент һәм Берниция корольләре, Веттиндар ыру башлыгы; Белдег — Вестфалия, Дейра һәм Уэссекс корольләре ыру башлыгы; Витлег — Мерсия корольләре ыру башлыгы; Касере — Көнчыгыш Англия корольләре ыру башлыгы; Винта — Линдисфарн корольләре ыру башлыгы.
Исеме
Этимологиясе һәм чыгышы Борынгы скандинав теонимы Óðinn (руналар белән ᚢᚦᛁᚾ — Рибела табуган баш сөяге фрагментында)борынгы инглиз Wōden, борынгы саксон Wōdan, борынгы голланд Wuodan һәм борынгы югары немец Wuotan (борынгы бавар Wûtan) сүзләрен кертеп, урта гасырлардагы башка герман исемнәренә тугандаш булып тора; ; Ernst Anton Quitzmann, Die heidnische Religion der Baiwaren, ISBN 978-5877606241, 1901W.J.J. Pijnenburg (1980), Bijdrage tot de etymologie van het oudste Nederlands, Eindhoven, hoofdstuk 7 'Dinsdag — Woensdag'. Алар барысы да реконструкцияләнгән ир-ат роды *Wōđanaz (яки *Wōdunaz) протогерман теонимыннан барлыкка килә. *Wōđanaz «акылсызлык әмире» яки «акылдан шашканнар юлбашчысы» дип тәрҗемә ителгән сүзләр протогерман *-naz («үтә нык мавыгучылар боеручысы») суффиксына *wōđaz сыйфатынан тоташтырудан («нык мавыгучы, ашкынучы, саташучы, котырынучы») килеп чыга.
Башка исемнәре Одинның язылган йөз җитмештән артык исеме бар; исемнәр Алла атрибутларын төрлечә — аңа бәйле мифларга карата яки аңа бәйле дини йолаларга карата — сүрәтли. Один — герман халыкларында иң күп эпитеты һәм исеме булган Илаһ. Профессор Стив Мартин Йоркширдагы хәзер Рузберрига (Топинг) үзгәртелгән Кливлендта Одинсберг (унсберри, унсберри, Отенбург) атамасының инглиз шәһәрлекләре заманыннан, Рузберри һәм Грейт-Эйтон тирәсендәге күрше Ньютон инглиз-саксон телләре заманыннан килеп чыгуы ихтималлыгын күрсәткән. Якындагы кыялы түбә илаһи ассоциациялар урыны булган һәм түбәдә бронза балталар һәм башка предметларның өелеп ятуы бронза/тимер гасырларның инануларын алмаштыргандыр, мөгаен. Шулай итеп, бу элекке кельт мәҗүсилеген кабиләдә билгеле урынга кысрыклап чыгарган скандинав-герман теологиясенең сирәк мисалы булуы ихтимал.
Рихард Вагнер үзенең «Нибелунг боҗрасы» (Der Ring des Nibelungen) опералар циклында, аның уйлап чыгарылган әсәрендә борынгы югары немец Wuotan белән түбән немец Wodan белән берләштереп, Илаһны Вотан тип атый./
Атрибутлары
Одинның юлдашлары — Хугин белән Мунин (« дөрөс фикерләүче» һәм «онытмаучы») кушаматлы козгыннар һәм Гери белән Фреки («саран» һәм «туймас тамак») кушаматлы бүреләре, атланган хайваны — сигез аяклы аты Слейпнир (Sleipnir, « салмак»). Вальхаллада эйнхерияның иң яхшы яугирлары кергән Один һәм аның дружинасына валькириялар — сугыш кырында яугирләрнең язмышын билгеләүче, Вальхалла өчен батырлар сайлаучы кызлар хезмәт итә. Одинның коралы — ул бер кайчан да максатка тими үтмәүче, кемгә эләгә, шуны үлемгә дучар итүче Гунгнир сөңгесе.
Холкы О́дин — сыңар күзле, зирәклек чыганагыннан су эчәр өчен, ул бер күзен чишмә иясе Мимирга биргән. Зирәклек хакына шундый фидакәрлек күрсәтү — Один өчен сирәк очрый торган хәл түгел. Атап әйткәндә, рун язмасының көчен аңлар өчен, Гунгнир сөңгесе белән Иггдрасиль корыч агачына үзен кадап куеп, үзен корбан итеп, тугыз тәүлек буена агач кәүсәсендә эленеп торган.
Яңа гәүдәләнеш остасы буларак, Один еш кына кешеләргә төрле образларда күренә. ешрак — сөңге белән коралланган, ике козгын яки ике бүре озатуында — күк плащ һәм киез башлык кигән карт образында. Ярлы сәяхәтче яки гади кәрлә кыяфәтендә дөнья буйлап гизә, кунакчыллык кануннарын онытып, аны үз бусагасыннан үткәрмәгән кеше җәзасын ала дип саналган. Скандинавиядә яшәүчеләр еш кына аның, кеше күзенә күренми генә, атта биләмәләре буйлап урап үткәненә, җиңүгә лаеклыларга ярдәм итеп, яуларда катнашуына ышанган.
Скандинавия халкы, мөгаен, Один ризыкка мохтаҗ булмагандыр — берничә чыганак (атап әйткәндә, «Изге Олаф турында сага») аның беркайчан да ашамавын, ә корт балы, әче бал яки шәрап эчеп яшәвен исбатлый. Кече Эдддада (Гюльви күренеше) Снорри Стурлусон «Эйнхерийлар һәм Одинның азыгы турында»: {| class="wikitable" border=0 |- | Þá mælti Gangleri: «Hvárt hefir Óðinn þat sama borðhald sem einherjar?» Hárr segir: «Þá vist, er á hans borði stendr, gefr hann tveim úlfum, er hann á, er svá heita, Geri ok Freki. En enga vist þarf hann: Vín er honum bæði drykkr ok matr. Svá segir hér: | »Ә Один эйнхериялар белән бер ризык ашыймы?" — дип шул чак сорагач, Ганглери. "Өстәлендәге бөтен ризыкны ул ике бүрегә — Герига һәм Фрекига ташлый, аңа бер нинди дә ризык кирәкми. Шарап — менә шул ашамлык та, эчемлек тә. Менә шулай диелә борынгы Исландия текстыннан О. А. Смирницкая тәрҗемәсе |- |древнеисландский текст |перевод О. А. СмирницкойҺәм Олы Эддада "Гримнир чыгышы"ндагы юлларны китерә:{| class="wikitable" border=0 |- | Gera ok Freka seðr gunntamiðr, hróðigr Herjaföður; en við vín eitt vápngöfigr Óðinn æ lifir. | Гери һәм Фреки Атасы яугир гаскәрләрен ашата; әмма борынгы кием-кораллары белән ялтырап, үзе фәкать шәраб кына эчә. | Гери и Фреки кормит воинственный Ратей Отец; но вкушает он сам только вино, доспехами блещущий. |- |древнеисландский текст |перевод О. А. Смирницкой
кышкы давыллар чорында Один сугышта һәлак булганнар озатуында күккә менә. Бу сәяхәтләр «кыргый сунар» дип атала.
Одинның исемнәре Скандинавия урта гасыр әдәбиятында Один бик күп исем һәм кушамат белән атала. Бу скальдада кулланылган шигъри синонимнар — хейти һәм предмет турында турыдан булмаган әйтүләр — кеннинглар — скальдик шигърият традицияләренә бәйле. Менә Одинның кайсыбер исемнәре: Alföðr (Альфёдр — «барысына да ата» — «всеотец»), Ygg (Игг — «куркыныч»), Hár (Хар — «озын буйлы»), Veratýr (Вератюр — «кешеләрне буйсындыручы»), Bölverkr (Бёльверк — «явыз»). Олы Эддада «Гримнир елгасы» бүлекләренең берсендә Берәүнең исемнәре китерелә: Олы Эддада «Гримнир чыгышлары» бүлекләренең берсендә Одинның исемнәре китерелә: 45 Лик свой открыл я асов сынам, близко спасенье; скоро все асы собраны будут за Эгира стол, на Эгира пир. Svipum hef ek nú yppt fyr sigtíva sonum, við þat skal vilbjörg vaka; öllum ásum þat skal inn koma Ægis bekki á, Ægis drekku at. 46 Звался я Гримнир, звался я Ганглери, Херьян и Хьяльмбери, Текк и Триди, Туд и Уд, Хар и Хельблинди. Hétumk Grímnir, hétumk Gangleri, Herjann ok Hjálmberi, Þekkr ok Þriði, Þuðr ok Uðr, Herblindi ok Hár. 47 Сад и Свипаль, и Саннгеталь тоже, Бильейг и Бальейг, Бёльверк и Фьёльнир, Хертейт и Хникар, Гримнир и Грим, Глапсвид и Фьёльсвид. Saðr ok Svipall, ok Sanngetall, Herteitr ok Hnikarr, Bileygr, Báleygr, Bölverkr, Fjölnir, Grímr ok Grímnir, Glapsviðr ok Fjölsviðr. 48 Сидхётт, Сидскегг, Сигфёд, Хникуд, Альфёд, Вальфёд, Атрид и Фарматюр; с тех пор как хожу средь людей, немало имён у меня. Síðhöttr, Síðskeggr, Sigföðr, Hnikuðr, Alföðr, Valföðr, Atríðr ok Farmatýr. Einu nafni hétumk aldregi, síz ek með fólkum fór. 49 Гримнир мне имя у Гейррёда буо и Яльк у Асмунда, Кьялар, когда сани таскал; Трор на тингах, Видур в боях, Оски и Оми, Явнхар и Бивлинди, Гёндлир и Харбард. Grímnir mik hétu at Geirrøðar, en Jálk at Ásmundar, en þá Kjalar, er ek kjálka dró; Þrór þingum at, Viðurr at vígum, Óski ok Ómi, Jafnhár ok Biflindi, Göndlir ok Hárbarðr með goðum. 50 У Сёккмимира я был Свидур и Свидрир, старого ётуна перехитрил я, Мидвитнира сына в схватке сразив. Sviðurr ok Sviðrir er ek hét at Sökkmímis, ok dulðak ek þann inn aldna jötun, þá er ek Miðvitnis vark ins mæra burar orðinn einbani.
Шигърият балы Кече Эддада Одинның мәкерлелек ярдәмендә изге эчемлек — шигърият балын, тормышны яңарту чыганакларын табуы хакында бәян ителә. Аслар белән ваннар, илаһлар сугышыннан соң татулык урнаштырып, савытта үзләренең төкереген бутаган һәм аннан тирән акыллы кәрлә Квасирны ясаган. Башка кәрләләр, Квасирны үтереп, аның канын бал белән бутаганнар, һәм шигъриәт балын алганнар. Әмма аларга бу балны пәһлеваннарга (турсларга) йолым итеп бирергә туры килгән. Суттунг пәһлеван балны кыяга яшергән һәм кызына эчемлекне сакларга кушкан. Один ярыкны борау ярдәмендә тишкән дә, еланга әйләнгән һәм шуышып кергән. Ул пәһлеван хатын-кыз сакчыны кызыктырып алдалаган, һәм аңа балны эчәргә биргән. Шул чак Один, бөркет кыяфәтендә Асгардка әйләнеп кайтып, асларга шигърият балын китергән. Юлда ул балның бер өлешен томшыгыннан чәчкән һәм аны эчкән кешеләр скальдка кыяга әверелә, ләкин балның бер өлешен Один йота, һәм икенче яктан чыкканы сәләтсез шагыйрьләргә эләгә.
Один скандинав эпосында һәм елъязмаларында
Германия халкының иң борынгы язмаларын римлылар язып алган, һәм бу эшләрдә еш кына бер нәрсә — Рим илаһы Меркурийга (римлыларга охшаш булмаган тәгълиматларны Рим илаһына тиңләштерә) — Рим илаһы Меркурий исеме белән билгеле булган процесс interpretatio romana ярдәмендә телгә алына. Моңа беренче ачык мисал — I гасыр азагында Германиядә язылган тарихчы Тацит романында. Анда ул свев кабиләләр дине (герман халыклары конфедерациясе) хакында сөйләгәндә, "Илаһлар арасында башлыча кешеләр табынганы — Меркурий. Алар билгеле бер көннәрдә кешеләрне һәм башка корбаннарны китерүзе вәгазьләүне дини бурыч дип саный. Геркулес белән Марсны алар рөхсәт ителгән төрләрдәге хайваннарны корбан итүе белән тынычландыра һәм свевларның бер өлеше «Изида»га табына дип өсти. Бу очракта Тацит алла Одинны — «Меркурий», Торны — «Геркулес», Тирны — «Марс» дип атый, ә сорау астында "Изида"ны идентификацияләүне билгесезлектә калдыраBirley, Anthony R. (Trans.) (1999). Agricola and Germany. Oxford World’s Classics. рр. 106—107. ISBN 978-0-19-283300-6.