Солёный (, ) ― Башкортстанның Ишембай районындагы торак пункт, хутор. XIX гасырда нигезләнгән. 1981 елда Башкортстан АССР торак пунктлары реестрыннан төшерелгән. 2007 елда тергезелгән. Петровское авыл советы авыл җирлегенә карый. Почта индексы — 453230, ОКАТО коды — 80231855008.

Географик урыны Ара Авыл советы үзәгенә (Петровское) кадәр – 8 км. Якындагы тимер юл станциясенә (Ишембай) кадәр – 35 км.

Атамасы Авылның атамасы Солёный () якындагы тоз сазлыгы буенча бирелгән.

Тарих Авылга XIX гасырда хәзерге Украина һәм Беларусия территориясеннән күченүчеләр нигез салган.

1973 елда янгыннан соң авыл бөтенләй диярлек бушап калган. 1981 елда Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының 1981 елның 14 сентябрендәге 6-2/327 номерлы «Кайбер торак пунктларны Башкортстан АССРның административ-территориаль бүленүе буенча исәп-хисап мәгълүматларыннан чыгару турында» указы нигезендә рәсми рәвештә юкка чыгарылган (Ишембай районының Кодаш, Лашмино, Фарейкин торак пунктлары белән бергә).

2007 елда РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 10 сентябрендәге 572 номерлы «Адыгея Республикасында, Башкортстан Республикасында, Ленинград, Смоленск һәм Чиләбе өлкәләрендә географик объектларга исемнәр бирү һәм географик объектларның исемнәрен үзгәртү турында» карары нигезендә яңадан рәсми рәвештә тергезелгән. Постановление Правительства РФ от 10.09.2007 № 572 О присвоении наименований географическим объектам и переименовании географических объектов в Республике Адыгея, Республике Башкортостан, Ленинградской, Смоленской и Челябинской областях

Халык 2010 елның 14 октябренә карата халык саны ― 1 кеше.

Икътисад «Зеркальный карп» крестьян-фермер хуҗалыгы — балык тоту һәм балык үрчетү. Туризм.Солёный (хутор, Ишимбайский район). travellers.ru

Искәрмәләр

Сылтамалар Почтовые индексы Ишимбайского района Начальная страница Ишимбайского района портала «Генеалогия и Архивы» Закон о границах, статусе и административных центрах муниципальных образований в Республике Башкортостан N 126-з от 17 декабря 2004 года Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Ишембай районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның яңадан тергезелгән торак пунктлары