Андрей Валерий улы Качерович (, 1982 елның 6 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Россия җырчысы, музыканты, җыр авторы, комигы, музыкаль продюссеры.

Биография 1982 елның 6 маенда инженерлар гаиләсендә туган. Әтисе Качерович Валерий Борисович, Лагодехи шәһәрендә туган, әнисе Качерович Лариса Ивановна Рубцовск шәһәрендә туган. Музыка белән мәктәптә шөгыльләнә башлаган, беренче сыйныфта Казан шәһәренең 16-нчы музыка мәктәбенә фортепиано классы буенча укырга кергән, ләкин укуын тәмамламаган һәм 6-нчы сыйныфта мәктәптән киткән.

Ә җитди рәвештә музыка белән ул 8-нче сыйныфта шөгыльләнә башлаган, ул вакытта ул укучылар куйган спектакльләрдә барлык ир-ат рольләрен диярлек яңгыраткан. 1999 елда 146-нчы мәктәп-гимназияне алтын медаль һәм отличие белән тәмамлаган. Унбиш еллыкта әтисе аңа беренче гитара бүләк иткән. Аннары Андрей, гитараны үзләштергәннән соң, җырлар яза башлаган. 1999 елда Казан дәүләт университетына берьюлы 3 факультетка укырга керә: икътисад, экология һәм физика.

2000 елда ул «Стиснув зубы» исемле беренче синглын яза.

2001 елда 2 көн эчендә махсус рәвештә «Студентлар язы» фестивале өчен «Снова весна» җыры язылган.

2000 елдан КВНда уйный башлаган, әмма факультет һәм университет командалары өчен түгел, ә Бауман исемендәге КГАВМ «Исключение ИС правил» командасы өчен. Бу командада 2002 елда КВН Студентлар лигасы чемпионы һәм Татарстан Республикасы Лигасы финалисты булган.

Дискография

EP

Жарко Reprise (2022)

Singles

We Will Rock You (1997) Рисунок перед сном (2018) Spring Has Come (2019) Жарко (2019) Dance Comigo (2020) Profit (2020) Стиснув зубы (2020) And Spring Has Come (2021) Напиши мне (2021) Imaginemos (feat. Julia Misole) (2021)

Искәрмәләр

Сылтамалар «Вытащили на своих плечах на степень первого богача города Москвы»

Төркем:Россия музыкантлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:1982 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе