Яңа Әхмәт мәчете, рәсми исеме Һидәят мәчете () ― Татарстанның Сарман районы составындагы Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылында 1996 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәтенең «Һидәят» мәчете мәхәлләсе карамагында. Җирле мөселман дини оешмасы – Сарман районы мөхтәсибәте Яңа Әхмәт авылындагы "Һидәят" мәчете мәхәлләсе
Тарих Яңа Әхмәтабыз (Яңа Әхмәт) авылында 1848 елда мәчет, 1905 елда мәдрәсә булуы теркәлгән. История деревни Новое Ахметово. Татары без границ
«1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә (; 1877 елда басылган) торак пункт Уфа губернасының Минзәлә өязе 2нче станының Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылы буларак искә алына. Минзәлә елгасы янында, Бөре – Мамадыш коммерцияле трактының сул ягында, өяз шәһәре Минзәләдән 58 чакрым һәм Александровка (Карамалы) авылындагы становой фатирыннан 18 чакрымда, волость үзәге Сарманнан 3 км төньяктарак урнашкан. Авылда 83 йортта 502 кеше (типтәрләр, 251 ир-ат һәм 251 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, су тегермәне булган.
XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.
Билгеле имамнар Биктимер Рәхмәтулла улы (1791 елгы), указлы мулла, ике остабикәсе булган. Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы (1788―1833), указлы мулла. Уллары: Шәрәфетдин 1840 елдан Тауларда, Габдулла һәм Гобәйдулла Иске Теләнчедә яшәгән. 1852 елдан ― Гыймазетдин Мөхәммәтрәхим улы Бәширов, имам-хатыйп; Хәйбулла Нигъмәтулла улы, мөгаллим, азанчы.
1868 елда авылда җәмигъ мәчете төзелүе билгеле. Җәмигъ мәчетендә имамнар: 1875 елдан ― Шәйхелислам Хәбибрахман улы (1849―1918), имам, 1913 елдан ахун; Исмәгыйль Төхфәтулла улы Солтанморатов (1833–1904), мөгаллим, азанчы. 1891 елдан ― Әхмәтхарис Гыймазетдин улы (1854―1921), имам-хатыйп; Гарәфетдин Мифтахетдин улы (1865 елгы, Бикәсазда туган), азанчы, 1905 елдан имам. 1921 елдан ― Хуҗаәхмәт Шәйхелислам улы Ихсанов, имам; Шәйхеразый Мөхәммәтхәйдәр улы (1892 елгы), азанчы.Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.
ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1374 указы нигезендә авылда мәчет ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәктәп итеп файдалану өчен тапшырыла. Мәчетне ябу турында указ һәм акт Хәйрулла Сәгыйдуллинга тапшырылган. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
Яңа бина 1996 елда авылның Карл Маркс һәм Муса Җәлил урамнары чатындаХидаят, мечеть, улица Карла Маркса, 1, д. Новое Ахметово. 2ГИС кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Һидәят» исеме бирелгән ( һидәят – «туры юлга керү, дөрес юл эзләү теләге»)Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 784нче бит.. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кеше сыйдыра, газ белән җылылытыла, тәһарәтханәсе бар. Манарасы керү юлы өстендә урнашкан. Имамнар: 1996―2003 елларда ― Фәйзрахман хәзрәт Хөсәенов 2003―2008 елларда ― Вәдүт хәзрәт Әхмәтшин 2008―2017 елларда ― Котдус улы Сөббух хәзрәт Әхтәмов 2017 елдан ― Эльмир улы Илфар хәзрәт Габдуллин.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1996 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.