Әминә Газаева, Әминә (Әминәт) Хиса кызы Газаева ( Эльбрусоида, 1993 елның 2 декабре, РФ, Кабарда-Балкар Республикасы, Чегем районы, Яникой) ― балкар шагыйрәсе, Кабарда-Балкария һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы (2016 елдан). Карачай-Балкария язучыларының Кязим Мечиев һәм Исмаил Семенов исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2021) «Литературные встречи». Аминат Газаева. Rutube.
Тәрҗемәи хәле 1993 елның 2 декабрендә Амина Газаева ВКонтакте Кабарда-Балкар Республикасының Чегем районы Яникой (Гелятаново, Жангыкой) авылында туган. Чыгышы белән балкар коммунистлары Иса (1888 елда туган) һәм Мусса (1895–1938) Газаевлар нәселеннән Газаевы (Чегем). Эски суратла ВКонтакте.
финанс факультетын (2015), Кабарда-Балкар дәүләт университетын (2021) тәмамлаган.
Бала чагыннан шигырьләр яза. Мәктәптә укыганда ук шигырьләре «Заман»Электронная газета "Заман", «Горянка»Горянка, соңрак «Литературная Россия» газеталарында, балкар телендә нәшер ителә торган «Мәңге Тау» журналында басылып килгән. Әүвәлге шигырьләре «Тейри къылыч» дип исемләнгән күмәк шигъри җыентыкка да кертелгән Балкар телендәге шигырьләре. elbrusoid.org.
2008 елда Төньяк Кавказ республикаларының яшь шагыйрьләре киңәшмәсендә катнашкан. 2014 елда шигырьләре Кязим Мечиев һәм Исмәгыйль Семенов исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән, 2021 елда премияне алган.
2016 елдан ― Бөтенроссия «Россия Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасының Кабарда-Балкария республика бүлекчәсе ― Кабарда-Балкар Язучылар берлеге әгъзасы Федеральный список СПР. Союз писателей России.
2021 елдан дәүләт унитар предприятиесе – «Эльбрус» нәшриятында эшли.
2023 елда шигырьләре «Казан утлары» журналында (июль санында) татар телендә басылган (тәрҗемәче Рафис Корбан).
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Ә. Газаева. Йөрәгем яктыра күңелле уйлардан. «Казан утлары», 2023, № 7, 147-148нче бит.
Сылтамалар «Литературные встречи». Аминат Газаева. Rutube видео, 29:35 (балкар телендә) Балкар телендәге шигырьләре. elbrusoid.org Моны да карагыз Абдуллах Бегиев Магомет Хубиев
Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Россия шагыйрьләре Төркем:Балкар шагыйрьләре Төркем:Кабарда-Балкария язучылары Төркем:Кабарда-Балкар дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Кабарда-Балкар аграр университетын тәмамлаучылар