Диләр Хәлилов, Диләр Хәбибулла улы Хәлилов (1946 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Мулла Иле ― 2023 елның 7 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― спортчы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры.

Тәрҗемәи хәле 1946 елда Татарстан АССР Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туган.

Германиядә хәрби хезмәттә булганда, СССРның хәрби көчләре чемпионы исемен ала. Шунда ук хәрбиләрне физик культура, спорт белән шөгыльләндерә башлый. Аннан кайткач татар көрәше буенча унбиш еллап шөгыльләнә, бик күп еллар дәвамында Казанның Авиатөзелеш районында «Рубин» спортклубында эшли, бик күп шәһәр малайларында милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияли Танылган көрәшче, данлыклы тренер вафат. «Шәһри Казан», 8.09.2023.

Яшьлегендә Яшел Үзән, Апас, Кайбыч Сабан туйларының баш батыры булып танылган, Яшел Үзән Сабан туеның өч мәртәбә абсолют батыры, самавыр, велосипед белән бүләкләнгән.

Оста көрәшче һәм ике дистәдән артык ир-егеткә спорт остасы булырга ярдәм иткән остаз. Шәкертләре арасында дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр, чемпионнар, спорт мастерлары бар Памяти борца, тренера. Спортивно- музыкальный канал GONGTV ВКонтакте, 20.09.2023.

2023 елның 7 сентябрендә 77нче яшендә вафат. Туган ягында – Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы зиратында җирләнгән Диләр Хәлиловны туган ягында - Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирлиләр. Федерация корэш РТ ВКонтакте, 9.09.2023.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре Татарстанның атказанган тренеры

Гаиләсе Хатыны, кызы Венера (1970)Венерочка Халилова ВКонтакте, улы Дамир Диләр улы Хәлилов (18.02.1974), грек-рим көрәшен үзләштергән спортчы, РФ Тхэквондо федерациясе җитәкчесе Дамир Халилов ВКонтакте, оныклары.

Хәтер Көрәшнең татар-башкорт милли төрен саклап калу максатыннан ел саен Татарстанда Хәлилов Диләр Хәбибулла улы призына яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелә Арча көрәшчеләре Яшел Үзәндә әйбәт көрәште. «Арча яңалыклары», 27.01.2020.

Искәрмәләр

Сылтамалар Памяти борца, тренера. Спортивно-музыкальный канал GONGTV ВКонтакте, 20.09.2023 Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган тренерлары Төркем:ССРБ спорт осталары