Кенәз Григорий Күгешев, Григорий Василий улы Күгешев (, 1824 елның 5 (17) марты, РИ, Тамбов губернасы, Темников өязе, Акаево ― 1871 елның 21 сентябре (3 октябре), РИ, Мәскәү) ― прозаик, шагыйрь, драматург. Татар кенәзләреннән чыккан рус кенәзләре Күгешевләр нәселеннән. Роман һәм повестьлары өлешчә «Отечественные Записки» һәм «Русский Вестник» басмаларында, өлешчә аерым китап итеп басылган.
Тәрҗемәи хәле 1824 елның 5 (17) мартында Тамбов губернасы Темников өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Ирмеш районы) Акаево авылында туган.
Петербургта һәм Мәскәүдә уңышлы уйналган Кугушев, Григорий Васильевич // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918 берничә комедия авторы: «Зәңгәр капот» (Голубой капот, басылган, 1851), «Исемсез комедия» (Комедия без названия, шунда ук басылган, 1852), «Кохинка» (Беляев псевдонимы белән басылган) һ. б. Моннан тыш, «Корнет Отлетаев» («Русский вестник»та басылган, 1856 һәм аерым китап булып: М. 1858); «Тузан» (Пыль, «Русский вестник»та басылган, 1856 һәм аерым китап булып: М. 1858); «Ил гизүче», провинциаль тормыш эскизы (Странник, эскиз провинциальной жизни, «Отечественные записки»да басылган, 1857, т. 112); «Чит йогынты», роман (Постороннее влияние, М. 1858―1859, дүрт кисәк). Күгешев үз әсәрләрендә һичшиксез күзәтүчән булуын күрсәтә, ә «Корнет Отлетаев» әлеге әсәрдәге тормышын уен-көлкедә уздыруга багышлаган кавалерист тибы аркасында әле дә популярлыгын югалтмаган. Кенәз Григорий Күгешев 1871 елның 21 сентябрендә (3 октябрендә ) Мәскәүдә вафат булган, җирләнгән.
Бертуган энесе кенәз (1851–1881), шулай ук язучы, журналларда юмористик очерклар язуы белән билгеле.
Искәрмәләр
Әдәбият Кугушев, Григорий Васильевич // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
Сылтамалар Кугушев, Григорий Васильевич // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918.
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Россия империясе язучылары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:Россия империясе драматурглары Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Россия империясе шагыйрьләре Төркем:XIX гасыр шагыйрьләре Төркем:Кенәзләр