2024 елда Венесуэла президентын сайлауларны () 2024 елның икенче яртысында уздыру планлаштырыла. Анда дәүләт башлыгы 2025 елның 10 гыйнварыннан башлап алты елга сайланачак. Оппозициянең әйдәп баручы кандидатлары сайлау алды кампаниясе вакытында яки алдагы сайлауларда катнашудан дисквалификацияләнә. 2023 елның июнендә Венесуэла хөкүмәте, сәяси җинаятьләрдә гаепләп, әйдәп баручы кандидат Мария Мачадога сайлауларда катнашуны тыйган. Оппозиция бу адымны «кешенең сәяси хокукларын бозу» дип бәяли, , Европа Берлеге һәм Human Rights Watch кебек халыкара оешмалар, шулай ук Колумбия, Парагвай, Уругвай, Эквадор, Бөекбритания, Германия, Чили, Канада, Франция һәм Мексика кебек илләр Венесуэла хөкүмәтенең гамәлләрен гаеп итә.

Алтарих Венесуэла кризисы 2010 елдан Венесуэла Николас Мадуро һәм аның элгәресе Уго Чавес идарәсе вакытында социаль-икътисади кризис кичерә, чөнки тыелгысыз җинаятьчелек, гиперинфляция һәм дефицит тормыш сыйфатын киметәVenezuela Blackout, in 2nd Day, Threatens Food Supplies and Patient LivesChavez leaves Venezuelan economy more equal, less stableThe House That Chavez BuiltFor Venezuela, Drop In Global Oil Prices Could Be CatastrophicMedieval policies. Хөкүмәттән канәгатьсезлек нәтиҗәсендә оппозиция 2015 елгы Парламент сайлауларында 1999 елдан бирле беренче тапкыр (парламентта) күпчелекне ала. Милли Ассамблея мандатларын тапшырыр алдыннан, Хөкүмәт яклы депутатлар Венесуэланың Югары юстиция трибуналын Мадуроның союздашлары белән тутыралар. 2016 ел башында трибунал өч оппозиция закон чыгаручысын парламент урыннарыннан мәхрүм итә, сайлауларда «җинаятьләр» булачагына сылтанып, Президент Мадурога каршы чыга алырлык оппозиция күпчелегенә комачаулык итәVenezuela Muzzles Legislature, Moving Closer to One-Man RuleVenezuela’s Lame-Duck Congress Names New Supreme Court Justices.

2017 елда Югары юстиция трибуналы Мадуроның берничә гамәлен хуплый һәм аңа өстәмә вәкаләтләр бирә. Мадурога каршы протестлар көчәя барганга күрә, ул Чавес вакытында төзелгән 1999 елгы Конституцияне алыштыру өчен яңа Конституция әзерләргә тиешле Оештыру җыелышын чакырырга телиVenezuela's embattled socialist president calls for citizens congress, new constitution. Күп кенә илләр бу гамәлләрне Мадуроның билгесез вакытка хакимияттә калу омтылышы дип саный, һәм 40тан артык ил 2017 елгы Милли конституцион ассамблеяне (МКА) танымавын белдерәMercosur suspends Venezuela, urges immediate transitionLa lista de los 40 países democráticos que hasta el momento desconocieron la Asamblea Constituyente de VenezuelaVenezuela: New assembly leader warns ‘justice will come’As Venezuela unrest spreads, Maduro presses on with plans to rewrite charter40 countries protest Venezuela's new assembly amid fraud accusations. Оппозициядәге «Демократик бердәмлек түгәрәк өстәле» МКА сайлауларына бойкот игълан итә, бу орган «гамәлдәге идарә итүче партияне хакимияттә саклап калу өчен хәйлә генә», дип белдерәVenezuela opposition boycotts meeting on Maduro assembly, clashes rage. Оппозиция сайлауларда катнашмаганлыктан, «Венесуэланың Бердәм социалистик партиясе» өстенлек иткән «Симон Боливарның зур патриотик полюсы» Ассамблеядә барлык урыннарны диярлек алаQ&A:: As Venezuelan election nears, more upheaval and cries of fraudWhat did Venezuelans vote for and why was it so divisive?Venezuelan opposition promises new tactics after Sunday's vote. 2017 елның 8 августында Милли конституцион ассамблея (МКА) үзен Венесуэланың югары хакимияте булган орган дип игълан итә, оппозиция җитәкчелегендәге Милли Ассамблеягә МКА эшенә комачаулый алырлык гамәлләр башкаруны тыя, бу исә парламентны барлык вәкаләтләреннән мәхрүм итәNew Venezuela assembly declares itself superior government branch.

2018 елгы сайлаулар һәм сәяси кризис 2018 елның февралендә Мадуро Президент сайлауларын билгеләнгән көнгә дүрт ай кала уздыру турында игълан итәVenezuela opposition weighs election run after talks end. Ул 2018 елның маенда берничә эре оппозиция партиясенә катнашу тыелганнан соң «җиңүче» дип игълан ителәANC aprobó un decreto para la validación de los partidos políticosToma de posesión de Nicolás Maduro en Venezuela: por qué es polémica y por qué lo hace ahora si las elecciones fueron en mayoMaduro gana con la abstención histórica más alta en comicios presidencialesVenezuela opposition banned from running in 2018 election. Ил эчендә дә, чит илләрдә дә сәясәтчеләр Мадуроның законлы сайланмавын белдерә һәм аны «эффектсыз диктатор» дип саныйVenezuela’s Sham ElectionVenezuela’s Odd Transition to DictatorshipVenezuelans warn of 'dictatorship' after officials block bid to recall MaduroAlmagro: Maduro se transforma en dictador por negarles a venezolanos derecho a decidir su futuro. 2019 елның 10 гыйнварында буласы инаугурациягә берничә ай калганда, Мадурога карата илләр һәм оешмалар, шул исәптән Лима төркеме, АКШ һәм Америка дәүләтләре оешмасы тарафыннан отставкага җибәрү максаты белән басым ясалаVenezuela Swears in an illegitimate PresidentVenezuela Is in Crisis. So How Did Maduro Secure a Second Term?Peru, Paraguay recall diplomats over Maduro inauguration. 2018 елның маендагы президент сайлаулары һәм Мадуро инаугурациясе арасында Күчеш хөкүмәте булдырырга чакырулар яңгыраган¿Dónde está el gobierno de transición en Venezuela?Fuego amigo: el caos de la oposición venezolana.

Мадуроның яңа алты еллык мөддәте 2019 елның 10 гыйнварында, Венесуэла Югары суды алдында Каракаста узган тантаналы чарада рәсми ант биргәннән соң башланган. Тантанада Никарагуа Президенты һәм Боливиянең 2006―2019 еллардагы Президенты катнашкан. Сайлаулар Венесуэла эчендә дә, халыкара җәмәгатьчелектә дә киң бәхәсләр тудырган. 2019 елның гыйнварында Милли Ассамблея сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгара һәм 1999 елгы Венесуэла Конституциясе статьяларыннан файдаланып, Милли Ассамблея спикеры Хуан Гуайдоны Президент вазыйфаларын башкаручы итеп билгели, бу Венесуэладагы сәяси кризисны (2019 елдан) көчәйтә. Мадуро тарафдарлары бу адымны танырга теләми, һәм Гуайдо кыска вакытка кулга алына. Илләр һәм халыкара оешмалар конфликтның ике ягын да яклап чыгышлар ясый, 2017 елдан бирле Панамада сөргендә булган Венесуэланың элеккеге Югары юстиция трибуналы Милли Ассамблея эшчәнлегенең легитимлыгын хуплыйVenezuela President Maduro sworn in for second term.

Милли бердәмлек хөкүмәте булдыру тәкъдиме 2020 елның 31 мартында Кушма Штатлар Мадуро һәм Гуайдо кермәячәк Күчеш хөкүмәте булдырырга тәкъдим итә. Килешү төрле хөкүмәт фракцияләре арасында хакимият бүлү сценариен тормышка ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу очракта сайлаулар ел дәвамында үткәрелергә, барлык чит ил хәрбиләре илдән китәргә тиеш була. Бу тәкъдим игълан ителгән вакытта АКШ Мадуроны кулга алуны тормышка ашырырга омтылаUS offers Venezuela sanctions relief for power-sharing agreement. АКШ белән килешүнең башка аспектлары барлык сәяси тоткыннарны азат итүне һәм ил белән җитәкчелек итү өчен биш кешедән торган Совет булдыруны үз эченә ала. Мондый Советка Мадуро һәм Гуайдо сайлаган икешәр әгъза керергә, соңгы (бишенче) әгъза советның беренче дүрт әгъзасы тарафыннан сайланырга тиеш булган. Европа Берлеге дә, әгәр килешү булса, санкцияләрне бетерүгә ризалашаUS calls on Maduro and Guaidó to stand down in Venezuela transition plan.

Гуайдо бу тәкъдимне кабул итә, Венесуэланың тышкы эшләр министры Хорхе Арреаса аны кире кага һәм «2020 елда парламент сайлаулары гына узачак», дип белдерәGuaidó acepta el gobierno de transición que propone EEUUArreaza rechaza la propuesta de EEUU para una "transición democrática" en Venezuela.

Оппозицияне сайлауларга кертү

2023 елның июнендә Венесуэла хөкүмәте оппозициянең әйдәп баручы кандидаты Мария Мачадога сайлауларда катнашуны тыя. Әмма 10 ноябрьдә президент Мадуро, АКШ арадашлыгында хөкүмәтнең оппозиция белән президент сайлауларын үткәрү һәм санкцияләрне алдырту өчен сөйләшүләр алып баруын сөйләгәнМадуро заявил о ведении секретных переговоров Венесуэлы и США. 1 декабрьдә Венесуэла хөкүмәте һәм оппозиция вәкилләре оппозиция кандидатларына сайлау процессында катнашу өчен суд тарафыннан элек билгеләнгән чикләүләрне шикаять итәргә мөмкинлек бирә торган килешүгә ирешкәннәре билгеле булаКандидаты на пост президента Венесуэлы от оппозиции смогут оспорить недопуск к выборам. 2024 елның 26 гыйнварында Венесуэла Югары суды Vente Venezuela партиясе лидеры Мария Мачадога «2038 елга кадәр дәүләт вазыйфаларын биләү тыела» дигән карар чыгара. Шуңа бәйле рәвештә, АКШ Венесуэланың нефть һәм газ секторына карата санкцияләрен, 30 гыйнварда хөкүмәт һәм оппозиция арасындагы сөйләшүләрдә алга китеш булмауны сәбәп итеп, яңартканВашингтон вложился в президентскую кампанию Мадуро.

Кандидатлар «Симон Боливарның зур патриотик полюсы» 2024 елның 25 гыйнварында Венесуэланың рәисе Хорхе Родригес идарә итүче «Венесуэланың Бердәм социалистик партиясе»нең («Симон Боливарның зур патриотик полюсы» коалициясен җитәкли) гамәлдәге Президент Николас Мадуроны тәкъдим итүе турында хәбәр итәПравящая партия Венесуэлы заявила о намерении выдвинуть Мадуро на выборы.

«Бердәм платформа» 2023 елның 16 маенда «Бердәм платформа» Президент сайлауларына оппозициядән бердәм кандидат сайлау буенча праймериз үткәрү турында игълан итә. 24 июльдә гаризалар бирү вакыты тәмамлана, шул вакыт эчендә катнашу өчен 14 кандидат теркәлгән. 2023 елның 22 октябрендә беренчел сайлаулар узганнан соң, беренче бюллетень чыгарыла, анда тавышларның 26% ы гына исәпләнә, һәм Мария Мачадо җиңүче була, ул тавышларның 90% тан артыгын җыя. 23 октябрьдә Милли беренчел комиссиянең икенче бюллетене басылып чыга, анда Мария Мачадоның саналган 92,65% тавышларның 90% ы белән алда баруын саклавы турында игълан ителә. Шулай итеп, ул 2024 елгы президент сайлауларына «Бердәм платформа»дан кандидат итеп сайланаComisión de Primaria en Venezuela publica segundo boletín con 64,88% de las actas escrutadas.

«Демократик альянс» «Бердәм платформа» праймеризында катнашмаячагын белдергән «Демократик альянс» үзенең кандидатын ничек сайлаячагын әле хәбәр итмәгән. Шулай да, альянс үз кандидатын оппозициядән бердәнбер кандидат итәргә ният белдерәAlianza Democrática busca consenso sobre candidaturas mientras la Plataforma Unitaria avanza en la PrimariaAlianza Democrática aún no discute candidatura presidencial unitaria para 2024En Alianza Democrática dan casi como un hecho la no participación en la primaria.

Искәрмәләр

Төркем:Венесуэла сәясәте Төркем:2024 ел сайлаулары