Равил Халиков, Равил Зәкәрия улы Халиков (, ; 1969 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, Мордва АССР, Ромоданово районы, Азюрка) ― россияле юрист, прокурор, Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры (2014), беренче вице-премьеры (2014―2017). 2-нче класслы юрист (прокуратура; 1995); икътисад фәннәре кандидаты (2006), РФ Дәүләт гражданлык хезмәтенең 1-нче класслы киңәшчесе (2010). Профессор (2012), РФ Югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре (2012). Донецк Халык Республикасының Каһарманы (2017). Әфганстанда (1987–1989), Чечняда (1995; 2000), Донбасста хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 23 февралендә Мордва АССР Ромоданово (1963 елга кадәр Ләмбрә) районы Азюрка авылында туган. Әнисе Сания Исхак кызы, бертуганнары Фәрит һәм ФаилГерою ДНР Равилю Халикову - 55 лет. «Юлдаш», 23.02.2024. 1987 елда Чиләбе юридик техникумын (хәзерге Көньяк Урал күп профильле көллияте) тәмамлый һәм Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә китә (Һава-десант гаскәрләре майоры).
Армиядән соң Н. П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә (1994 елда тәмамлаган). Соңгы курсларда укыганда, аңа республика прокуратурасында эш тәкъдим итәләр. Халиков Мордовия Республикасы прокуратурасының аеруча мөһим эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе булып эшли.
Беренче чечен сугышы вакытында Чечня буенча Кавказ―төбәк прокуратурасының тикшерү-прокурор төркемен җитәкли.
1997 елның июненнән ― Мәскәү транспорт прокуратурасы бүлеге прокуроры.
Икенче чечен сугышы вакытында контракт буенча парашют-десант взводы командиры булып хезмәт итә. Төньяк Кавказда конституцион тәртип урнаштыруда катнашканы өчен дәүләт бүләкләренә: һәм 16 медальгә ия була.
2001 елның декабреннән Мәскәүдә Росимущество территориаль идарәсе бүлекләренең берсен җитәкли.
2002 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, «дәүләт идарәсе һәм милли куркынычсызлык программасы» буенча һөнәри яңадан әзерлек үтә.
2006 елда икътисад фәннәре кандидаты, 2012 елда профессор була. Мәскәү югары уку йортларында укыта. Инвестиция өлкәсе җитәкче хезмәткәрләрен һәм белгечләрен һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификациясен арттыру дәүләт академиясендә һәм Югары икътисад мәктәбендә «Һөнәри белем бирү теориясе һәм методологиясе» кафедрасы мөдире була.
2014 ел башында Равил Халиков үз хисабына отпуск ала һәм Кырымга оча. Кырым халык ополчениесе разведвзводы командиры була. РФ Хөкүмәтенең һәм РФ Оборона министрлыгының белән бүләкләнә.
2014 елның май башында үз теләге белән Донецкига китә һәм разведрота командиры итеп билгеләнә. Берничә хәрби операцияләрдән соң, бүләккә тәкъдим ителә.
2014 елның маенда Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры вазифасына билгеләнә. ДХР Югары Советының 2014 елның 26 маендагы 7-3К номерлы «ДХР Генераль прокурорына класс чины һәм хәрби исем бирү турында» карары белән Р. З. Халиковка «гамәлдәге дәүләт юстиция киңәшчесе ― армия генералы» дәрәҗәсе биреләИван Бездомный. Уроженец Мордовии Равиль Халиков практически с нуля создал блок силовых ведомств в ДНР. izvmor.ru, 23.02.2021.
2014 елның сентябрендә ДХР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнә (хокук саклау органнары белән эшләү буенча беренче вице-премьер), аның карамагында ДХРның бөтен көч блогы була. 2017 елның 28 июлендә отставкага китә.
Генераль прокурор вазифасында, аерым алганда, олигарх Ринат Әхмәтовка карата җинаять эше кузгатуы белән аерылаВ ДНР возбуждено уголовное дело против Ахметова. Газета.Ru, 23.05.2014.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Мәскәү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе.
Украина Генераль прокуратурасы Халиковка каршы «террорлык оешмасы булдыру факты буенча» җинаять эше кузгаткан. Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры (2014), беренче вице-премьеры (2014–2017) буларак, 2014 елның 9 ноябреннән Европа Берлеге Советының EU adds separatist names to Ukraine-related asset freeze list. Lexology, 2015 елның 17 февраленнән Канаданың JD Supra: Canada Imposes Additional Sanctions, Including Against Rosneft санкцияләре исемлегенә кертелгән annex-to-ukraine-news-release-11-april-2017.pdf.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре 2017 ― ― ДХР азатлыгы, бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына батырлык күрсәтү белән бәйле дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен Нашему земляку присвоено звание Героя ДНР. Вечерний Саранск Mедиа, 20.10.2017
Җәмәгать эшчәнлеге Бөтенроссия таэквондо федерациясе вице-президенты; кара билбау иясе. Мәскәү шәһәренең һәм Мәскәү өлкәсенең «Мордва якташлыгы» иҗтимагый оешмасын оештыручыларның берсе (2011 елның феврале) һәм Совет рәисе урынбасары.
Хөрмәтләү Саранск шәһәрендә Р. З. Халиков исемендәге тхэквондо (Халыкара тхэквондо федерациясе) буенча республика турниры уздырыла В Саранске прошел республиканский турнир по тхэквондо МФТ имени Героя ДНР Равиля Халикова. «Юлдаш», 14.04.2024.
Гаилә хәле Өйләнгән, өч кызы бар. Татар һәм немец телләрен белә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Бывший вице-премьер и генпрокурор ДНР стал помощником начальника ГСУ СКР по Москве Биография Героя ДНР Равиля Закариевича Халикова. Ромодановская библиотека им. Н. Эркая Зампред Совмина - прокурор ДНР Равиль Халиков о борьбе с преступностью. YouTube видео, 9:55 Ravil Khalikov: Russian prosecutor, economist, former Deputy Prime Minister of Donetsk People's Republic (1969-) Biography, Facts, Information, Career, Wiki, Life
Төркем:Юристлар Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Саранск дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Беренче чечен сугышында катнашучылар Төркем:Икенче чечен сугышында катнашучылар Төркем:Әфган сугышында (1979-1989) катнашучылар Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Донецк Халык Республикасы Каһарманнары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары