Тирәк, тупыл, тополь () — талчалар семьялыгыннан яфрак коючан агачлар ыругы.
Ботаник тасвирлама Тирәк агачының озынлыгы 40-45 метр (кайвакыт 60 метрга кадәр үсә), ә диаметры 1 метрдан артык. Яшь агачларның кабыклары шома, аксыл яшел яки кара көрән; кайбер карт агачларның тышчалары шома булып кала, ә кайберләре кытыршы һәм тирән ярыклар белән каплана. Ботаклары, талдан аермалы буларак, юан.. Яфраклары ботакта спираль рәвешендә урнашкан, һәм формасы белән аерыла, кайберләре өчпочмак, түгәрәк яки йөрәк формасында (күбрәк), озын саплы. Яфраклар бер үк зурлыкта түгел: читтәге ботакларда алар кечкенә, ә уртадагы ботакларда зуррак.Meikle, R. D. (1984). Willows and Poplars of Great Britain and Ireland. BSBI Handbook No. 4. .Rushforth, K. (1999). Trees of Britain and rope. Collins .
Тупылның тамыр системасы бик нык үсеш ала, ләкин тамырларның иң нык үскәннәре югары катламда була.
Чәчкәләре ике өйле (бер өйлеләр сирәк була) һәм яз башында яфраклардан иртәрәк барлыкка киләләр. Чәчкәләре башакка охшаш чәчкәлеккә җыелган.
Тополь орлыгы вак, озынлыгы 1-3 мм, һәм мамык кебек, нәфис җепләргә беркетелгән. 40-60 ел дәвамында бик тиз үсә, аннан соң үсеш сүрелә. Агачның гомер озынлыгы 60-150 ел тирәсе.
Ареал Табигатьтә күп төр тирәк агачлары елга буенда һәм дымлы кыялыкларда очрый. Ә культуралы рәвештә утыртылган агач теләсә кайсы җирдә үсә. Бу агач сазлыкта үсми, чөнки андый җирдә тамырлары белән сулый алмый.«Populus L.». Plants of the World Online, Kew Science. Accessed 8 September 2021.
Татарстан тирәкләре Якынча 110 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар.
Татарстан территориясендә 4 төре үсә. Ак тирәк (P. alba) зур елга үзәннәрендә очрый. 30 м га кадәр биеклектәге агач. Тамыр системасы тирәндә. Ябалдашы җәенке, зур ботаклы. Кайрысы соры-яшел, шома, карт агачлар ярыклы, тупас кара кабыклы. Яшь ботаклары ак киезсыман. Яфраклары тыгыз, озынча — түгәрәктән бармак-калаксыманга кадәр, чит-читләре киртләч, өсте куе яшел, ялтырап тора, аскы ягы төкчәле, ак киезсыман, калын. Көзен яфраклар ачык сары төскә керә. Ике өйле үсемлек. Ата алкалары кыска, аксыл, кызгылт-көрән серкәлекле, аналар — яшькелт-сары, күрексез. Апрельдә чәчәк ата, июньдә җимеш бирә.
Кара тирәк (P. nigra) елга һәм урман инешләре буенда үсә, кайвакыт аерым агачлыклар хасил итә; культуралы үсемлек буларак үстерелә, яңадан кыргыйлана. Биеклеге — 8-20 м. Ябалдашы тармаклы. Кәүсәсе цилиндрсыман. Кайрысы тирән ярыклы, кара соргылт төстә. Яфраклары ромбсыман яки өчпочмаклы, очлы, өсте куе яшел, аскы ягы ачыграк төстә. Яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше июнь-июльдә өлгерә. Калтыравык тирәк яки усак (P. tremula) кисенделәр, шулай ук ачыклык һәм урман буйларында икенчел вак яфраклы урманнар хасил итә.
Симон тирәге (P. simoni) Куйбышев сусаклагычы ярлары буенда кыргыйланган төр буларак очрый. 25 м биеклектәге декоратив агач. Ябалдашы җәенке. Яфраклар эллипс яки йомыркасыман, ялтыравык, өсте кара яшел, аскы ягы аксыл, яшьләре — ябышкак; ачылганда хуш исле. Яфрак ярганчы чәчәк ата.
Бәлзәмле тирәк (P. balsamifera), берлин тирәге (P. berolinensis) һәм дельтасыман тирәк (P. deltoides) торак пунктларны яшелләндерү, юл буйларын һәм кырларны ышыклау, урман полосалары булдыру өчен үстерелә. Шәһәрләрдә ак тирәк, башлыча аның ата затлары утыртыла, чөнки ана үсемлекләрнең «мамыгы» аллергия бирә. Җимеше — тартмачык. Орлыктан һәм чыбыкчадан үрчи.
Авырулар Корткычлар, шулай ук ракның төрле формаларын китереп чыгаручы гөмбә һәм бактерияләр белән зарарлана. Корткычлардан аеруча яфракларга зыян салучы тирәк яфрагашары, парсыз ефәк күбәләге, көмешсыман айкүбәләк, үзагачка зыян салучы тал агачтишәре, шыгырдавык һәм башкалар билгеле. Шәһәрдә тирәк еш кына тирәк көясе белән зарарланаTopol’. Tatarica ensiklopediäse..
Культивация Күпчелек тирәкләрне декоратив агачлар итеп үстерәләр. Алар башка агачларга караганда биегрәк һәм бик матур үсә. Агач бик тиз тамыр җибәрә, хәтта кибеп төшкән ботаклары да тамыр җибәрә ала.
Тал агач кебек, тирәкнең тамырлары бик нык үсеш ала, агачтан 40 метрдан да еракка тарала, шуңа күрә мондый агачларны йорт янында һәм керамик торбалар үткән урында утырту яхшы фикер түгел.
Куллану Тирәкнең үзагачы бик эре көпшәләрдән тора, шуңа күрә ныклыгы бик зур түгел. Тартмалар, төрле эшләнмәләр ясауда файдаланыла.
Халык медицинасында кайры һәм бөре төнәтмәләре бизгәктән, пешкән урыннарны дәвалау өчен кулланыла.
Хуш исле ябышкак сумаласыннан бал кортлары прополис ясыйлар.
Җитештерү Тополь кәгазь җитештерүдә кулланыла, аннан кыйммәт булмаган агач материаллар, мәсәлән, арзан фанера, поддон һәм башкалар җитештерелә..Тамырында күп дубиль матдәләр булганга, Европа илләрендә аннан тире эшкәртүдә кулланылган дубиль матдәләр алалар.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгында җил эрозиясеннән саклау өчен яланнарга утыртыла. Түмәрләрендә гөмбәләр үстерәләр.
Классификация
Секцияләр һәм төрләре
Бу ыруга 6 секциягә бүленгән 25-35 төр агач керә.
Мексика тирәкләре секциясе (Abaso) Үсеү ареалы — Мексика. Мексика тупылларының бөтен органнары калган секцияләр белән чагыштырганда кечкенә.
Populus mexicana — Мексика тирәге
Дельталылар секциясе (Aigeiros) Калганнарыннан үзенчәлекле дельта яфраклары белән аерыла, яфрак сабагы усакныкы кебек озын. Бу секциядә чатырлары пирамида формасындагы агачлар бар, алар Россиянең көньяк районнарында үсә.
Populus nigra L. — Кара тирәк, яки Осокорь Populus deltoides W. BARTRAM EX MARSHALL — Дельтасыман тирәк Populus fremontii С. WATSON
Левколид тирәкләр секциясе (Leucoides) Тирәкләр төркеме арасында иң зуры. Бу тирәк агачларының бөреләре һәм яфраклары зур.
Populus lasiocarpa OLIV. Populus glauca (шул исәптән Populus wilsonii C. K. SCHNEID.) Populus heterophylla L. — Төрле яфраклы тирәк
Populus секциясе Иң киң таралган төркем. Калган тирәкләр төркеменнән яфраклары һәм бөреләре сумала сыман матдәләр бүлеп чыгармавы белән аерыла.
Populus adenopoda MAXIM. Populus alba L. — Ак тирәк Populus gamblei Populus grandidentata MICHX. — Эре тешле тирәк Populus guzmanantlensis А.VÁZQUEZ & CUEVAS Populus monticola Populus sieboldii MIQ.- Зибольд тирәге Populus simaroa Populus tremula L. — Усак яки «Калтыраучы» тирәк Populus tremuloides MICHX. — Усакка охшаш тирәк
Бальзамлы тирәкләр секциясе (Tacamahaca) Яфраклары һәм бөерләре хуш исле сумалаларга бай.
Populus angustifolia E. JAMES Populus balsamifera L. — Бальзамлы тирәк Populus ciliata WALL. EX ROYLE Populus laurifolia LEDEB. — Лавр яфраклы тирәк Populus simonii CARRIERE — Симон тирәге Populus suaveolens FISCH. — Хуш исле тирәк (шул исәптән Populus koreana REHDER һәм Populus maximowiczii A. HENRY) Populus szechuanica C.К.SCHNEID. — Сычуань тирәге Populus trichocarpa TORR. & A. ГРАЙ Populus yunnanensis DODE — Юнань тирәге
Туранга секциясе (Turanga) Бу секциядәге тирәкләр усакка охшаш, үзагачы йомшак. Калган тирәкләрдән озынлыгы белән аерыла.
Populus euphratica OLIVIER — Евфрат турангасы Populus ilicifolia (ENGL.) ROULEAU Populus pruinosa SCHRENK — Күгелҗем тирәк
Гибрид төрләр
Populus ×acuminata RYDB. Populus ×berolinensis DIPPEL — Берлин тирәге, Лавр яфраклы тирәк белән Кара тирәк гибриды Populus ×canadensis MOENCH — Канада тирәге, Дельтасыман тирәк белән Кара тирәк гибриды Populus ×canescens (AITON) SM. — Корыган тирәк, Ак тирәк белән усак гибриды Populus ×generosa А. HENRY Populus ×jackii SARG. — Дельтасыман тирәк белән Бальзамлы тирәкнең гибриды Populus ×moskoviensis R. I. SCHROD. — Мәскәү тирәге, Хуш исле тирәк һәм Лавр яфраклы тирәк гибриды Populus ×petrowskiana Р. I. SCHROD. EX REGEL — Петр тирәге, Дельтасыман тирәк белән Хуш исле тирәк гибриды Populus ×rasumowskiana (R. I. SCHROD. EX REGEL) DIPPEL — Разумовский тирәге, Вобст тирәге һәм Лавр яфраклы тирәкнең гибриды Populus ×vernirubens А. HENRY Populus ×woobstii (R. I. SCHROD. EX REGEL) DODE — Вобст тирәге, Лавр яфраклы тирәк белән Бальзамлы тирәкнең гибриды
Искәрмәләр
Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Агачлар Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр