Аксыргак () - лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы 45 ләп төре билгеле, Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

Татарстанда бер төре - Лобель аксыргагы (V. lobelianum) күбесенчә көньяк районнарда очрый. Тугай болыннарында, дымлы урман аланнарында, урман буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама

Тамырчасы күпсанлы шнурсыман тамырлар белән калынайган, юантык, тармаклы, кыска. Сабагы туры, юан, 100-150 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, эре, киң эллипс формасында, озынча җыерчыклы. Чәчәкләре күзгә чалынмый, саргылт яшел төстә, сабак очындагы озын себеркәчкә җыелган. Җимеше – өч аерылы коры тартмачык. Орлыклары җил белән оча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август аенда өлгерә. Күпьеллык үсемлек. Маллар ашамый. Яшь хайваннар ашап агулана ала.

Куллану Тамырчасында алкалоидлар, гликозид, сумала, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында спиртлы төнәтмәсе һәм сулы төнәтмәсе ялкынсыну авыруларында авыртуны басу өчен кулланыла.

Аксыргак – агулы үсемлек, печәнлек һәм көтүлекләрдәге иң агулы үсемлекләрдән санала, аның белән йорт хайваннары агулана.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/aksyrgak Онлайн - энциклопедия Tatarica

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ак GRIN сайтында мәгълүмат

Төркем:Агулы үсемлекләр Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Үләннәр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате