Карлыган () — Ташкуранчалар рәтенең Катырганчалар семьялыгына керүче ике өлешле чәчәкле үсемлекләр ыругы. Якынча 200 табигый төрне үз эченә ала. Махсус ботаник әдәбиятта ыруг шулай ук Крыжовник дип тә, хәзерге вакытта бу исем гадәттә берничә төр, мәсәлән, Гади крыжовник өчен генә кулланыла.

Атамасы Ыругның латинча фәнни исеме гарәпчә Ribas сүзеннән килеп чыккан, ул бик ачы яфрак саплары булган үсемлек — рәваҗ сүзен аңлаткан. Испаниягә гарәпләр килү белән, атама анда үскән карлыганның әче җимешләренә күчерелә.

Татарча атамасы борынгы төрки телендәге карагат (карагана, карагал) сүзе үзгәрешенән килеп чыккан һәм алдан сәрви сыман куакны — караган (селек) куагын аңлаткан.Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А—Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. 372 б.

Ботаник тасвирлау Ыруг төрләре — шома яки чәнечкеле бәбәкле куаклар .

Яфраклары чиратлашкан, катлаулы.

Чәчәкләр ике җенесле яки ике өйле, биш үлчәмле, тәлгәш төркемнәренә тупланган. Чәчәк түшәге батынкы, җимшән белән тоташ (гипантий дип атала) һәм кырлары буйлап 5, гадәттә яшел касә яфракчыкларына күчә. Шулай ук 5 таҗ яфрагы бар, алар тоташ түгел. Серкәчләре шул ук санда. Җимешлек бер оялы , башка чыганаклар буенча, ике оялы , күп орлыклы. Ике баганачыгы бар. Чәчәкнең структурасы тотрыксыз.

Җимеше — сусыл җиләк . Очында кипкән чәчәк тирәлеге саклана.

Таралу һәм экология Ыруг вәкилләре ике ярымшарның төньяк температуралар зонасында, шулай ук Үзәк һәм Көньяк Америка һәм Төньяк Африка тауларында очрый. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада якынча 50 төре таралган, кайберләре континентның көньягына, Анд буйлап Магеллан бугазына төшәләр.

Рәсәйнең Европа өлешенең тигезлекләрендә 3 кыргый төре бар, Кавказда — 6. Күбесе Себердә, аеруча Көнчыгышта үсә.

Классификация

Таксономия , 1753, Sp. Pl. : 200

Карлыган ыругы Катырганчалар (Крыжовниковые, Grossulariaceae) семьялыгына, Ташкуранчалар (Камнеломкоцветные, Saxifragales) рәтенә керә.

Төрләр Аларның кайберләре:

Гибридлар Күп санлы гибридлар үстерелә:

 — Ribes hirtellum һәм Ribes missouriense гибриды  —Ribes malvaceum һәм Кан кызыл карлыган  — Кара карлыган һәм Кан кызыл карлыган  — Кара карлыган һәм Гади катырган  — Ribes bracteosum һәм Кара карлыган  — Кызыл карлыган һәм Ribes warszewiczii  — Татлы карлыган һәм Кан кызыл карлыган  — Кыя карлыганы һәм Башаклы карлыган  — Тармаклы катырган һәм Гади катырган  — Ribes multiflorum һәм Кызыл карлыган  — Кара карлыган, Катырган һәм Тармаклы катырган  — Ribes niveum һәм Ribes inerme  — Гади катырган һәм Ribes hirtellum  — Тармаклы катырган һәм Ribes niveum

Кулланылышы Кайбер төрләре һәм үзенчәлекле гибридлары җиләк -җимеш культуралары буларак киң үстерелә. Җиләк килеш ашаудан тыш, алар варенье, компот, желе, как, мармелад, сироп һәм спиртлы эчемлекләр (шәраб) әзерләү өчен кулланыла. Карлыган яфраклары һәм җимешләре ит һәм балык өчен тәмле өстәмә буларак, төнәтмә һәм чәй әзерләү өчен кулланыла.

Карлыганның күп төрләре бал бирүче үсемлекләр .

Ризыкны буяу өчен кара карлыган суы кулланыла.

Ыруг вәкилләре нарат күгәреге барлыкка китерүче Cronartium ribicola гөмбәсенең арадаш хуҗалары.

Искәрмәләр

Әдәбият

Род 713. Смородина — Ribes L. // Флора СССР =: в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1939. — Т. 9 / ред. тома С. В. Юзепчук. — С. 226—267. — 540, XIX с. — 5200 экз. Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.

Вавилов А. С. Чудо-ягода (о смородине лежачей, или моховке) // Наука и жизнь : журнал. — 1988. — № 7. — С. 94. Турова А., Сапожникова Э. О пользе чёрной смородины // Наука и жизнь : журнал. — 1988. — № 7. — С. 92—93.

  Архивная копия от 7 января 2012 на Wayback Machine

Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Җимеш агачлары Төркем:Куаклар Төркем:Татарстан табигате