Юлдаш — татарча атналык мәгълүмати-күңел ачу басма газетасы.

Казанда 1992 елдан бирле атнага 2-3 тапкыр чыга. Татар журналистлары Ранис (1959-2020) һәм җефете Нурания Газизовалар тарафыннан нигезләнгән.

1992 елдан бирле чыгып килүче беренче хосусый «Юлдаш» газетасы 2026 елның икенче яртыеллыгына «Россия почтасы»ның каталогына кертелмәгән. Басманың ябылу сәбәбе — чамадан тыш почта чыгымнарыКамилә Билалова. «Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә? Интертат, 6.07.2026. Сыйфатламасы Татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышны яктырта: иҗат, шәһәр һәм авыл тормышы, журналист тикшеренүләре, укучылар хатларына җаваплар.

2024 елда ике төрле ешлык һәм форматта чыга: ярты елга 24 тапкыр - атналык телепрограммалы "Дулкын" кушымтасы белән (30 бит, индексы П3332) ярты елга 48 тапкыр - "Дулкын", "Дин вә йола", "Сәламәт булыйк" һәм "Тормыш гыйбрәтләре" кушымталы (30 бит, индексы П2306)

Структурасы Баш мөхәррире — Альберт Ранис улы Газизов (9.12.2020). «Юлдаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (2002) юридик нигезләүчесе — Нурания Харис кызы Газизова. Устав капиталы — 10 000 сум. Офислары Казанның Яңа Савин районында Хөсәен Ямашев проспектының 37 нче йортта урнаша.

Тарихы Беренче мөхәррире - Ранис Рәхимҗан улы Газизов.

Танылган авторлары арасында М.Абдуллин, Н.Вахитов, Ф.Ибраһимова, Р.Мәүзиев, З.Мусина, Ә.Сафиуллин.

Газетада Эльза Газизова һәм башка татар журналистлары һөнәри осталык мәктәбен үткән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Казан гәҗитләре Төркем:Атналык газеталар