Бу Түбән Кама журналисты турында мәкалә, Уфаның атказанган икътисадчысы турында моннан укыгыз.

Фәрит Имамов, Фәрит Фәйзетдин улы Имамов (1960 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Катмыш) ― язучы, рәссам, журналист, Татарстан Республикасының Журналистлар (1999) һәм Язучылар (2014) берлекләре, Россия Федерациясенең Журналислар берлеге (1999) әгъзасы. 2016 елдан Түбән Каманың «Туган як» газетасының баш мөхәррире. Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2020) һәм Шәйхи Маннур исемендәге (2026) әдәби премияләр лауреаты Имамов Фәрит Фәйзетдин улы. ТР язучылар берлеге.

Тәрҗемәи хәле 1960 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Катмыш авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1977 елда Үсәли урта мәктәбенМБОУ «Усалинская СОШ», 1984 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) тәмамлаган.

Хезмәт юлы Институт тәмамлагач, Мамадыш районы Албай урта белем бирү мәктәбендә рәсем-сызым дәресләре укыткан. 1987 елда гаиләсе белән Түбән Камага күченгән.

1991 елдан Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясендә хәбәрче, җаваплы секретарь, бүлек мөдире булып эшләгән.

2014–2016 елларда акционерлык җәмгыятенең «Чулман» корпоратив газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән.

2016 елдан ― Түбән Камада нәшер ителүче бердәнбер татар басмасы «Туган як» газетасының баш мөхәррире.

Иҗаты 6нчы сыйныфта шигырьләр, кечкенә хикәяләр язу белән мавыга башлаган. Әдәби иҗат белән студент елларыннан ук шөгыльләнә, иҗатының башлангыч чорында балалар өчен фантастик хикәяләр иҗат иткән. 1990-елларда юмор – сатирага күңелен баглаганИмамов Фарит Файзетдинович. ЦБС г. Нижнекамска. 1987 елдан хикәяләре «Туган як» газетасында басыла. Редакциядә 30 елдан артык эшләү дәверендә күпсанлы хикәяләре, юморескалары шулай ук Мамадышта чыгучы «Нократ» газетасында, «Казан», «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Чулман акчарлаклары» һ.б. җыентыкларда басылып чыккан.

1980-еллар ахырында күләмле әсәрләр: балалар өчен «Бакыр касә» дигән беренче повестен, «Югалган эзләр» һәм «Күләгә» романнарын язган. «Югалган эзләр» дигән беренче китабы 2012 елда Казанда «Ихлас» нәшриятында басылып чыккан (Вахит Имамовның кереш сүзе белән). «Дөньяның кеме юк…» юморескалар җыентыгы (Казан: «Яз» нәшрияты, 2014, Фәнзаман Баттал кереш сүзе белән), «Күләгә» романы (Казан: «Яз» нәшрияты, 2015, Нәбирә Гыйматдинованың кереш сүзе белән), «Эт тырнагы» китабы (детектив романнар, Казан: «Рухият» нәшрияты, 2017, ISBN 978-5-89706-180-8, Галимҗан Гыйльмановның кереш сүзе белән)Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» китабы. Rutube видео, 5:11, «Мәхәббәт талисманы» китабы (повесть, хикәя; Казан: «Школа», 2021), «Вакыт Галәмәтләре» китабы (роман, хикәяләр, пьеса; Казан: ТКН, 2021), «Мәхәббәт талисманы» китабы (повесть, хикәяләр; Казан: «Идел-Пресс», 2021)Раилә Яриахметова. Сатуга Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы» исемле яңа китабы кайтты! «Маяк», 18.12.2021 дөнья күргән. 2024 елда «Мәйдан» журналында (№№ 6-7) «Яшенле төн» исемле мистик әсәре басылган.

Фәрит Имамов рәссам, график, карикатурист буларак та билгеле. 2010 елда шәхси күргәзмәсе оештырылган.

2014 елда ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән. Берлеккә керер өчен фатиханы Вахит Имамов, Камил Кәримов, Фәтхулла Абдуллин биргән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия ― «Эт тырнагы» китабы өчен Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамовка Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Всемирный конгресс татар, 29.10.2020Әдәби бүләкне кем ала? «Мәдәни Җомга», 2020 ел, № 39, 3нче бит 2026 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «Мәхәббәт талисманы», «Вакыт галәмәтләре» китаплары өченМамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы узды. Татар-информ, 18.01.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар

Имамов Фәрит Фәйзетдин улы. ТР язучылар берлеге Гөлназ Кашаева. «Көн темасы» тапшыруы, видео, 15:42. Студия кунагы - Фәрит Имамов

Төркем:Укытучылар Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Шәхесләр:Түбән Кама Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары