Карина Ибраһимова, Карина Хәбир кызы Ибраһимова (Карина Хабировна Ибрагимова, 1996 елның 8 июле, Казакъстан, Күкчатау өлкәсе, Күкчәтау) ― казакъстанлы спортчы, ярымҗиңел һәм җиңел үлчәү категорияләрендә чыгыш ясаучы һәвәскәр боксчы (сулагай). Бокс буенча Казакъстан җыелма командасы әгъзасы, Казакъстан Республикасының атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионатларының өч тапкыр призеры (2018, 2022, 2023), Азия уеннарының көмеш призеры (2022), Азия чемпионы (2022), һәвәскәр боксчылар арасында күп тапкырлар халыкара һәм милли турнирларда җиңүче һәм призер.
Тәрҗемәи хәле 1996 елның 8 июлендә Казакъстанның Күкчәтау (1997 елдан Акмола) өлкәсе Күкчәтау шәһәрендә туган. Гаиләсе белән Акмола өлкәсе Кызыл Җар авылында яши. Әтисе Хәбир татар, әнисе Ирина рус милләтеннән. Дине ― ислам. Гаиләдә апасы бар (казакъта кияүдә). Мәктәптән соң көллияткә укырга кергән. Әнисе кызының музыка-бию белән шөгыльләнүен теләгән, әтисе дусты тренер Петр Леонидович янына Щучинскига бокс мәктәбенә илткән. Бокска соң ― 17 яшьтә килгән. Моңа кадәр футбол, кикбоксинг белән шөгыльләнгәнДаурен Торгайбаев. Карина Ибрагимова занималась футболом и музыкой, а сейчас выигрывает для Казахстана медали по боксу. Sports.ru, 12.07.2023. Олылар боксына күчкәнче СССРның халыкара класслы спорт мастеры Петр Леонидович Булка беренче тренеры булган, унсигез яшьтән Казакъстан Республикасының атказанган тренеры Александр Александрович Высоцкий өйрәтәИлья Чернятин. Карина Ибрагимова: «Мама хотела, чтобы я занималась танцами, а я влюбилась в бокс». prosports.kz, 30.09.2020.
Спорт карьерасы 60 кг га кадәр авырлык категориясендә Казакъстан милли чемпионатының берничә тапкыр призеры.
2018 елның ноябрендә Һиндстанда хатын-кызлар арасында бокс буенча 10нчы 60 кг га кадәр авырлыкта бронза медаль яулый, анда ул ярымфинал бәйгесендә тәҗрибәле ирланд кызы белән очраша һәм дөнья беренчелегендә чыгышын тәмамлап, аңа 0:5 исәбе белән оттыра.
2023 елның октябрендә Ханчжоуда (Кытай) узган Азия уеннарында 57 кг га кадәр авырлыкта көмеш призер булган һәм 2024 елгы лицензия яулаган (Акмола өлкәсе тарихында хатын-кыз боксчы алган иң беренче лицензияЖанна Сагидолла. Карина Ибрагимова выиграла первую лицензию по боксу на Олимпиаду-2024. el.kz, 01.10.2023). Анда чирекфиналда ул судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән (5:0) Монголия вәкиле Намун Монхорны җиңә, аннары очколар буенча ярымфиналда судьяларның аерым карары белән (3:2) Таҗикстан боксчысы Мижгона Самадованы җиңә, әмма финалда судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән очколар буенча 0:5 исәбе белән Тайваньның тәҗрибәле вәкиле оттыра.
2024 елның 2 августында Парижда 57 килограммга кадәр авырлыкта Казакъстан командасы өчен чыгыш ясаучы Карина Ибраһимова 2024 елгы Олимпиаданың старт бәйгесендә (Пуэрто-Рико) җиңелә (3:2, 4:1, 5:0) Айша Кутубаева. Олимпиада не прощает ошибок: боксерша Карина Ибрагимова о поражении в Париже. Liter.kz, 12.08.2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дөнья чемпионатының көмеш (Нью-Дели-2023) һәм ике тапкыр бронза (Нью-Дели-2018, Истанбул-2022) призеры. Азия-2022 беренчелеге җиңүчесе (Амман, Иордания). 60 кг га кадәр авырлык категориясендә берничә тапкыр милли чемпионат призеры. Казакъстан Республикасының халыкара класслы спорт мастеры Казакъстан Республикасының атказанган спорт мастеры
Искәрмәләр
Сылтамалар
Карина Ибрагимова: как девочка из глубинки попала на Олимпийские игры. YouTube видео, 32:51 Ибрагимова Карина — профиль на сайте Sportbox.ru
Карина Ибрагимова — новости на сайте Sports.kz
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Боксчылар Төркем:Казакъстан спортчылары Төркем:Казакъстанның халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Казакъстанның атказанган спорт мастерлары Төркем:2024 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар