Нихон Хиданкё (Nihon Hidankyō), Атом һәм водород бомбаларыннан зыян күргән оешмаларның Япония конфедерациясе (The Japan Confederation of A- and H-Bomb Sufferers Organizations (日本原水爆被害者団体協議会, Nihon gensuibaku higaisha dantai kyōgi-kai) ― 1956 елда оешкан иҗтимагый оешма. Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә вакытында исән калган кешеләр тарафыннан Япония хөкүмәтенә басым ясау, зыян күрүчеләргә ярдәмне яхшырту һәм Хөкүмәттә атом-төш коралыннан баш тартуны лоббировать итү максаты белән оешкан.

Тарих Нихон Хиданкёга 1956 елның 10 августында Senji Yamaguchi тарафыннан атом бомбасы ташлаудан зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау максаты белән нигез салына. 1945 елның 9 августында Senji Yamaguchi, Нагасакидагы Mitsubishi корал заводында 14 яшьлек эшче, көчле радиацион пешүләр ала, бу аның йөзен мәңгегә имгәтәSenji Yamaguchi. The Daily Telegraph, 2013-08-08, ул 2013 елда үлә.

Оешма эшчәнлегенә шаһит күрсәтмәләре бирү, резолюцияләр һәм гавәми мөрәҗәгатьләр чыгару, шулай ук атом-төш коралы кулланудан глобаль баш тарту идеясен яклау өчен төрле халыкара оешмаларга, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасына ел саен делегацияләр җибәрү керә.

Оешма 2024 елгы Нобель тынычлык премиясенә лаек була ― «атом-төш коралыннан азат дөньяга ирешү тырышлыгы һәм шаһит күрсәтмәләре белән атом-төш коралының бүтән беркайчан да кулланылырга тиеш булмавын күрсәткән өчен».

Бүләкләре 2024 ― Нобель тынычлык премиясеPress release — Nobel Peace Prize 2024 2010 ― социаль активлык өчен премия (Бөтендөнья тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары саммиты) 1985, 1994, 2015 ― Швейцария Халыкара тынычлык бюросы (IPB) Нихон Хиданкёны Тынычлык өчен Нобель премиясенә тәкъдим иткәнAtomic bomb survivors nominated for Nobel prize | The Japan Times. They were awarded the Nobel Peace Price in 2024.. Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча оешмалар Төркем:1956 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Япония оешмалары Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Япониядән Нобель премиясе лауреатлары