Дмитрий Хәйбриев, Дмитрий Фәрит улы Хәйбриев (Дмитрий Фаритович Хайбриев; 1982 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, Диңгез буе крае, Владивосток) ― Россия Федерациясенең Сахалин өлкәсе административ үзәге Южно-Сахалинск шәһәренең вице–мэры (2022 елдан), 2016―2022 елларда администрациясенең иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль идарәсе җитәкчесе. Бердәм Россия партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасыХайбриев Дмитрий Фаритович. sakhalin.er.ru.
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 26 ноябрендәДмитрий Хайбриев ВКонтакте Владивостокта хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Әтисе белән әнисе милициядә эшләп, подполковник һәм майор дәрәҗәләрендә отставкага чыкканнар. Бертуган абыйсы шулай ук милиция мәктәбен тәмамлаган һәм оператив хезмәткәр булган.
Югары белемгә ия, 2004 елда «юриспруденция» юнәлеше буенча Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын, 2020 елда «психологик-педагогик белем» юнәлеше буенча Сахалин дәүләт университетының магистратурасын тәмамлаган Хайбриев Дмитрий Фаритович. Официальный сайт Администрации города Южно-Сахалинска.
Хезмәт юлы Хезмәт юлын 2004 елда Россия Юстиция министрлыгының Диңгез буе крае буенча Баш идарәсендә башлый.
2006 елда Диңгез буе крае прокуратурасына эшкә килгән.
2007 елда Сахалин өлкәсе прокуратурасына күчә, аннары — РФ Прокуратурасы каршындагы Ерак Көнчыгыш транспортта тикшерү идарәсенә күчә, анда тикшерүчедән җитәкчегә кадәр үсә.
Южно-Сахалинск шәһәр администрациясенә эшкә 2016 елда килгән. Шәһәр мэры тәкъдиме белән шәһәр администрациясенең иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль идарәсе җитәкчесе вазыйфасына керешкән. 2022 елның 1 мартыннан ― Южно-Сахалинск шәһәре вице-мэрыВ Администрации Южно-Сахалинска произошли кадровые изменения. CitySakh.ru, 1.03.2022. Яңа постта иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль департаменты эшен һәм мәгълүмат сәясәтен контрольдә тота.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «За службу закона» аерымлык билгесе 3нче дәрәҗә «Намуслы хезмәте өчен» медале.
Шәхси тормышы Южно-Сахалинскида өйләнгән. Кызы (спортчы, бал биюләре белән шөгыльләнә) һәм улы барЮлия Вятржик. Основа основ. Южно-Сахалинск сегодня, 13.02.2018.
Кызыклы факт 2024 елның 20 октябрендә узган Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни автономиясенең 15 еллык юбилеенда (улы белән) катнашып, «шәһәр татар автономиясе, шәһәр һәм өлкәнең мәдәни тормышында зур урын алып тора» дип, автономия эшчәнлеген югары бәяләгән, шәһәрнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән автономиянең аксакалларына шуларны тапшырганКөньяк Сахалин шәhәре татар автономиясе оешуга 15 ел тулды. Татар-информ, 1.11.2024Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәрияте 15 еллык юбилеен билгеләп узды. Всемирный конгресс татар. Искәрмәләр
Сылтамалар Хайбриев Дмитрий Фаритович. Официальный сайт Администрации города Южно-Сахалинска Дмитрий Хайбриев Вконтакте
Төркем:Әлифба буенча юристлар Төркем:Сахалин дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Южно-Сахалинск Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары