Камил Нәҗмиев, Камил Рим улы НәҗмиевЭльза Кузнецова. Первым замруководителя исполкома Нижнекамского района назначен Роман Булатов. Татар-информ, 26.09.2022 (НәзмиевЭльза Кузнецова. Замруководителя исполкома Нижнекамска назначен Камиль Назмиев. Татар-информ, 15.09.2022) (Камиль Римович Назмиев; 1974 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар) ― хуҗалык эшлеклесе, кайбер муниципаль берәмлекләрдә, шул исәптән Минзәлә районында, Түбән Камада җитәкчелек постларында эшләү тәҗрибәсе бар. 2024 елның 14 октябреннән Тукай районы башкарма комитеты башлыгы Эльвира Мухаметдинова. Асгат Сафаров представил и.о. руководителя Тукаевского района. «Челнинские известия», 15.11.2024, аңа кадәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе, 2022 елның октябреннән Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. Тәрҗемәи хәле 1974 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган. Әти-әнисе ветеринар һәм терлекче-технолог булып эшләгән. 1999 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, 2007 елда «физкультура укытучысы» белгечлеге буенча Кама дәүләт физик культура институтын һәм 2014 елда Казан энергетика университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлы 1992―2000 елларда Минзәлә районы «Яңа юл» колхозында төрле эшләрдә эшләгән: ГАЗ-53 йөк машинасында сөт ташыган, җәй көне комбайнга күчеп утырган, армиядән кайткач, шофер булып эшләгән, җирле яшьләр комитетын җитәкләгән. 2000―2001 елларда Минзәлә районы Тауасты Байлар урта мәктәбендә (хәзер тугызъеллык МБОУ «Подгорнобайларская ООШ») физкультура укытучысы. 2001―2007 елларда ― Минзәлә шәһәренең «Победа» дәүләт киноучреждениесе директоры. 2007―2015 елларда ― Минзәлә коррекцион мәктәп-интернаты директоры. 2014 елның апрелендә Минзәлә коррекцион мәктәбе «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән. 2015 елда ― Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте директоры. 2015―2018 елларда ― Минзәлә районы башлыгы урынбасары, 2018―2021 елларда ― Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесеЛилиана Гарифуллина. Руководитель исполкома Нижнекамска Камиль Назмиев покидает свой пост. KP.RU, 13.11.2023. 2021 елда Яр Чаллыдагы «Терек-Инструмент» ААҖ директорының үсеш буенча урынбасары. 2021―2022 елларда ― «Түбән Кама электр челтәрләре» директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары. 2022―2023 елларда ― Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. 2023 ел ахырыннан ― АҖ инфраструктураны комплекслы үстерү буенча техник директоры урынбасары. 2024 елның апреленнән ― ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесеВладислав Паймулин, Инсаф Галяутдинов. Фардиев – Назмиеву: «В Тукаевском районе искушения распространены, от этого надо избавляться!» Бизнес-Онлайн, 15.11.2024Прикамское территориальное управление минэкологии РТ возглавил Камиль Назмиев. «Вести КАМАЗа», 4.04.2024. 2024 елның 15 октябрендә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары була. Тукай районы Советының чираттан тыш сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайланганЛилия Хамитова. «Туктарга кирәк! И здесь хочется дом построить, и там. Нужно прекратить это!». Chelny-biz.ru, 15.11.2024. Камил Нәҗмиев кандидатурасын Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим иткән. Сессия эшендә шулай ук «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һ.б. катнашканНовые горизонты для Тукаевского района: назначение Камиля Назмиева. «Светлый путь», 15.11.2024. Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары (2013, 2014 еллар), ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2014 ел), ТР Президенты Рәхмәте (2015, 2019 еллар)Назмиев Камиль. Татцентр.ру
Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Гөлнара, педагог. Кызы, ике улы барЛюбит природу и спорт, нацелен на порядок, жена-красавица: в Тукаевском районе представили будущего главу. «Челнинские известия», 15.11.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Любит природу и спорт, нацелен на порядок, жена-красавица: в Тукаевском районе представили будущего главу. «Челнинские известия», 15.11.2024 Камил Нәҗмиев Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 15.11.2024
Төркем:Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары