Анто́н Графф; ., Граф; . (немец телендә: Anton Graff) — швейцар килеп чыгышлы немец живописецы, XVIII гасырның икенче яртысының Германиянең иң популяр һәм эшлекле портретистларның берсе. Рәссамның якынча ике мең әсәре сакланып калган.
Тәрҗемәи хәле Антон Графф Винтертурдан һөнәрмәнд гаиләсендә туган, ул Ульрих Графф һәм туганда исеме Коллер булган Барбара Графф ишле гаиләсендә җиденче бала булган.
1753 елда Графф Иоганн Ульрих Шелленбергның художество мәктәбендә рәсем һәм живописьны өйрәнә башлаган, портрет живописендә махсуслашкан. Өч елдан соң Винтертурдан Аугсбургка киткән. Анда ул гравёр Иоганн Якоб Хайд белән эшләгән. Соңысыннан киңәш хаты белән ул Ансбахка күчкән, анда ул 1759 елга кадәр сарай яны рәссамы Леонхард Шнайдерда эшләгән. Графф төрле тупланмалардан картиналарны өйрәнер өчен еш Мюнхенга бара торган булган.
1759 елда ул Аугсбургка кайткан, ә аннан соң Регенсбургга күчкән. 1766 елда ул сарай яны рәссамы һәм Дрезден художестволар Академиясе остазы вазыйфасын алган, бу вазыйфаны ул үзенең үлеменә кадәр били. Ул хәтта Берлиннан отышлырак тәкъдимнәрне кире каккан. Аның портретларында шул заманның күренекле шәхесләре сурәтләнгән, хосусан, Готхольд Эфраим Лессинг, Мозес Мендельсон, Иоганн Готфрид Гердер, Фридрих Шиллер, Христиан Феликс Вейсе, Христоф Виллибальд Глюк, Генрих фон Клейст һәм Даниэль Николаус Ходовецкий, Фридрих Гедике. Графның төп иҗат җимеше булып Пруссия короле Фридрих Бөекнең портреты санала. Россия императрицасы Екатерина II заказы буенча Графф 1796 елда Эрмитаж өчен Дрезден галереясеннән рәт картинаның күчермәсен ясый. Соңрак иҗат чорында Графф пейзажга мөрәҗәгать итә. Антон Граффның эшләре немец романтизмының төп фигураларының: Филипп Отто Рунге, Каспар Давид Фридрих һәм Фридрих Георг Вейчның иҗатына йогынты ясаган. Антон Графф 1813 елның 22 июнендә Дрезденда үлгән.
Антон Граффның исемен аның туган Винтертурында техник һөнәри мәктәп бинасы йөртә. Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Белешмә күрсәткечләре
Сылтамалар
Төркем:Рәссамнар