Михеил Кавелашвили, Михеил Гурамис дзе Кавелашвили (; 1971 елның 22 июле, СССР, Гөрҗи ССР, Болниси) — футболчы, футбол буенча Гөрҗистан җыелмасының элеккеге һөҗүмчесе, сәясәтче, Гөрҗистан парламенты депутаты (2016―2024). 2024 елның 14 декабрендә узган сайлауларда Гөрҗистан президенты итеп сайланган.

Тәрҗемәи хәле 1971 елның 22 июлендә Гөрҗи ССР шәһәрендә туган.

1989 елда Тбилиси икътисад факультетына укырга кергән. 1990 елда аның уңышлы спорт карьерасы башланган. 1988―1995 елларда «Динамо Тбилиси»да уйнаган, аннары Владикавказ «Алания»сенә күчкән, «Манчестер Сити», «Грашофер» һәм башка берничә Европа клубы өчен уйнаган. Профессиональ тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә УЕФА лицензиясе бар. Футбол өлкәсендә экспертКто такой Кавелашвили – будущий шестой президент Грузии. Sputnik Грузия, 14.12.2024

Сәяси карьерасы 2016 елда «Гөрҗи хыялы» идарә итүче фиркәсеннән Гөрҗистан парламентына сайланган. 2016―2020, 2020―2024 һәм 2024―2028 елларда өч чакырылыш ( — Сакартве́лос парла́менти) депутаты.

2022 елның июнендә ул берничә башка депутат белән бергә «Гөрҗи хыялы» партиясеннән аерылып чыккан һәм «Халык көче» сәяси хәрәкәтенә нигез салган, хәрәкәт 2024 елда партиягә үзгәртелгән. «Халык көче» «Гөрҗи хыялы» партнеры булып торган.

2024 елда үз партиясе тарафыннан Гөрҗистан Президенты постына тәкъдим ителгән.

2024 елның 14 декабрендә Гөрҗистан президенты итеп сайланган. Гөрҗистанның алтынчы Президенты инаугурациясе 29 декабрьдә уза.

2024 елның 29 декабрендә Михаил Кавелашвили рәсми рәвештә Грузия Президенты вазыйфасына керешкән, инаугурация тантанасы ил парламенты бинасында узган Кавелашвили вступил в должность президента Грузии. РИА Новости, 29.12.2024. Искәрмәләр

Сылтамалар Все о выборах президента Грузии: кандидат, избирательная коллегия, протест и многое другое. Sputnik Грузия, 13.12.2024 Кто такой Кавелашвили – будущий шестой президент Грузии. Sputnik Грузия, 14.12.2024

Моны да карагыз Гөрҗистан президентын сайлаулар (2024)

Төркем:Гөрҗистан сәясәтчеләре Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Әлифба буенча футболчылар Төркем:Тифлис дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Гөрҗистан президентлары Төркем:Дәүләт башлыклары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре