Василий Аверьянов, Василий Игнат улы Аверьянов Василий Игнат улы Аверьянов. Онлайн - энциклопедия Tatarica.(Василий Игнатьевич Аверьянов; 1936 елның 8 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Янгелде) ― Татарстанның Апас районы Тукай исемендәге күмәк хуҗалыгының киң профильле механизаторы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры (1975, 1976, 1983)Тимур Каримов. Полный кавалер ордена Трудовой Славы Аверьянов Василий Игнатьевич. Сайт «Герои страны».

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 8 гыйнварында Геройлар көне уңаеннан. Апас туган якны өйрәнү музее Татарстан АССР Кайбыч (1963 елдан Буа, 1964 елдан Апас) районы (хәзерге Сатмыш авыл җирлегенә керүче) Янгелде авылында Янгелде. Татарская энциклопедия TATARICA күп балалы колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә 4 класс тәмамлаган, аннары үз хуҗалыгында һәм туган «Татарстан»История села Янгильдино. tatobzor.ru (1958 елдан Тукай исемендәге) колхозында төрле эшләрдә эшләгән: тимерче ярдәмчесе, хат ташучы, өч сезон умартачы ярдәмчесе булган.

1955 елдан өч ел Германиядә хәрби хезмәт үткән. Армиядән кайткач, СПТУда механизаторлар курсын тәмамлаган.

1959―1996 елларда ― Апас районы Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкның киң профильле механизаторы (тракторчысы).

1960-еллар башында, район механизаторлары арасында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере игә башлаган. Шулай ук беренчеләрдән булып, Днепропетровск комбайн эшләнгән КС–6 чөгендер җыю комбайнына утырган. Унсигез ел рәттән Василий Аверьянов чөгендер җыюда звеньевой булып эшләгәнШамиль Багаутдинов. Трудовой подвиг страна оценила по заслугам. «Республика Татарстан», 10.09.2020. Озак еллар авыл хуҗалыгы техникасында эшләп, агротехник чараларның барысын да үзләштергән, игенчелекнең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән, чөгендер үстерүдә һәм эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән Славен человек трудом. Апастово-информ, 11.12.2012.

Яз башыннан көзгә кадәр басуда, кыш айларында чылбырлы ДТ-54, Минск трактор җитештергән тәгәрмәчле МТЗ–75 тракторларында төрле йөк ташуда эшләгән, 60 чакрым ераклыкка Буадагы шикәр заводына йөк илткән. Намуслы хезмәте өчен «Районның иң яхшы тракторчысы» исеменә лаек булган.

Колхозда беренчеләрдән булып, коллектив подряд нигезендә эшләүче механикалаштырылган звеноны җитәкләгән.

Корылык килгән 1981 елда аның җитәкчелегендәге звено 810 гектар җирдә 24,5 центнер, алдагы 1982 елда бөртеклеләрдән гектарына 35,8 центнер (районның уртача күрсәткеченнән бер ярым тапкыр күбрәк) уңыш алган.

1982 елда 3075 эталон гектар җир эшкәрткән (җиткерелгән шәхси планын 675 гектарга арттырып үтәгән). Сизелерлек суммада ягулык-майлау һәм запас частьләрне .

1996 елда пенсиягә чыкканАнатолий Усанов. Василий Игнатьевич Аверьянов, (8 января 1936) - тракторист колхоза имени Тукая Апастовского района, Татарская АССР. Родом из СССР Вконтакте, 8.01.2017. Пенсиягә чыкканнан соң күп еллар Сатмышта эшләгәнАпастовцы гордятся Василием Игнатьевичем Аверьяновым ― Полным кавалером ордена Трудовой Славы. ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан, 13.01.2020.

Аның намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Ул барлык өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденына лаек булган (бу дәүләт бүләген алган кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә тиңләштерелә, барлык өч дәрәҗә кавалеры статусы һәм бирелгән ташламалары буенча Хезмәт Даны ордены хәрби Дан орденына туры килә). Ул бу орденның ТАССРда гына түгел, РСФСРда да беренче тулы кавалеры булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1971 ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 14.02.1975 ― 3нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены 23.12.1976 ― 2нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены 07.01.1983 ― 1нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены (№ 2) ― фидакарь югары җитештерүчән хезмәте, СССР төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән зур уңышлары, бер хуҗалыкта озак еллар намуслы хезмәте өченУказ Президиума Верховного Совета СССР от 7 января 1983 годаПолный кавалер ордена Трудовой Славы Аверьянов Василий Игнатьевич. Герои страны 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале Хезмәт ветераны медале «Хезмәттәге батырлык өчен» медале башка медальләр

Хөрмәтләү Район үзәгендә ― Апас бистәсендә аның хөрмәтенә һәйкәл куелган Очень горжусь своими земляками! t.me/airat_ziganshin, 9.12.2023 В Апастовском районе чествовали полного кавалера Ордена Трудовой Славы. Апастовский муниципальный район, 9.12.2021.

Шәхси тормышы Ике тапкыр өйләнгән, ике хатыны да вафат (беренче хатыны Ябалак авылыннан) булган. Биш бала үстергән. Механизатор эстафетасын Василий Игнатьевичтан шулай ук туган җирендә эшләүче улы Сергей алган. Ветеран үзе исә күп санлы оныкларын үстерергә булышаЛюди труда: заслуженный механизатор из Апастовского района. Портал муниципальных образований РТ, 17.01.2019.

Кызыклы факт Василий Аверьянов 2нче санлы I дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденын алган (беренчесен ― алфавит буенча ― Азәрбайҗан ССРдан нефтьче-бораулаучы Векил Гаджага оглы Аббасовка биргәннәр). Ул бу орденның ТАССРда гына түгел, РСФСРда да беренче тулы кавалеры була. I дәрәҗә Хезмәт Даны орденын Аверьяновка Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов үзе тапшырган, ләкин ул вакытта аңа өстәмә бүләк бирелми. Минтимер Шәймиев ТР Президенты булганда телевизор тапшырган Альфред Мухаметрахимов. «Советская система была справедливая, она учитывала все...». Бизнес-Онлайн, 1.05.2017. Искәрмәләр

Әдәбият Гончаров В. Честь по труду // Сельская жизнь, 12.01.1983 Мулаянов Ш. М., Валеева З. Р. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К.: Хәтер, 2003.

Сылтамалар Тимур Каримов. Полный кавалер ордена Трудовой Славы Аверьянов Василий Игнатьевич. Сайт «Герои страны» Василий Игнат улы Аверьянов. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Альфред Мухаметрахимов. «Советская система была справедливая, она учитывала все...». Бизнес-Онлайн, 1.05.2017 Максим Тимофеев. Жизнь и труд советского героя Василия Аверьянова. YouTube видео, 4:53

Төркем:Механизаторлар Төркем:Тракторчылар Төркем:Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр