Ша́ндор Кёрёши Чома (венгр исеме: Kőrösi Csoma Sándor), шулай ук Александр Чома де Кёрёш (1784 елның 27 марты, Ковасна, Трансильвания — 1842 елның 11 апреле, Дарджилинг, Британия Һиндстаны) — венгр фәйләсуф-шәркыятьчесе. Беренче тибет-инглиз сүзлеге һәм грамматикасы авторы. Буддачылык текстлары тәрҗемәчесе. Еш фәнни тибетология нигезләүчесе дип атала. Тәрҗемәи хәле Шандор Кёрёши Чома секеи субэтник төркеменә караган. Ул ярлыланган дворян гаиләсендә туган булган. Вена, Гейдельбергта Гёттингенда укыган, слушал лекции антрополог Блуменбах лекцияләрен тыңлаган, И. Г. Эйхгорн җитәкчелеге астында Шәрыкъ телләрен өйрәнгән. Унҗиде телдә укый алган, аларның күбесендә иркен сөйләшкән.
Клапрот фикерләре йогынтысы астында венгр халкының Азиядә тамырларын табу мәсьәләсе белән мавыгып киткән. 1819 елның 24-енче ноябрендә ул Надьенед шәһәреннән көнчыгышка киткән һәм күп авырлыклардан соң Ладакхка килгән. Монда ул галим лама җитәкчелег астында тибет телен өйрәнгән.
1831 елда ул Калькуттада тора башлаган һәм монда үзенең тибет теленең сүзлек һәм грамматикасын, архивлары Мәскәүдә 1812 ел янгынына күрә Я. И. Шмидтан бераз алдан баручы өлкәдә беренче канәгатьләндерерлек эшләрен әзерләгән. Шандор Кёрёши Чома шулай ук Калькуттада Азия җәмгыяте китапханәсендә тибет китапларын төркемләштергән. Ул 1842 елда Дарджилингта Лхасага юлында маляриядән үлгән. Дарджилингта күмелгән. Аның кабере җирле манзара булып тора.
Хезмәтләре Essays Towards a Dictionary Tibetan and English. — Calcutta, 1834; Bp., 1984. A Grammar of the Tibetan Language in English. — Calcutta, 1834; Bp., 1984. Körösi Csoma Sándor dolgozatai. — 1885, 1984. Sanskrit-Tibetan-English Vocabulary. I—III. — Calcutta, 1910, 1916, 1944; Bp., 1984. Tibetan Studies. — Calcutta, 1912; Bp., 1984. The Life and Teachings of Buddha. — Calcutta, 1957. Buddha élete és tanításai. Bukarest, 1972, 1982.
Үлемнән соң язмышы 1933 елда Кёрёши Чома Япониядә Буддачылык изгеләре — бодхисаттвалар рәтенә кертелгән булган. Токио Буддачылык университетында аңа һәйкәл корылган булган. Венгриядә тибет теле һәм әдәбияты, Буддачылык һәм Үзәк Азия тарихын өйрәнүчеләрен берләштерүче Чома де Кёрёши Җәмгыяте эшли. “Венгр бодхисатвасы”на Тибор Семзёның Мари Тёрёчик һәм Сюзанна Йорк катнашуы белән “Тормыш кунагы” (Az élet vendége: Csoma-legendárium) документаль фильмы багышланган, (2006, Локарнода кинофестивальдә махсус искә алу).
Искәрмәләр
Әдәбият Duka T. Life and works of Alexander Csoma de Koros. — : Trübner & Co., 1885 (переизд.: New Delphi, 1972). Marczell P.J. Alexander Csoma de Kőrös. — Kolkata: Asiatic Society, 2007. Jouty S. Celui qui vivait comme un rhinocéros: Alexandre Csoma de Kőrös, le vagabond de l’Himalaya. — : Fayard, 2007.
Сылтамалар Биография — http://csoma.mtak.hu (венг) Биография, библиография Первопроходец