Ризван Хәкимов, шулай ук Ризван Хәким (Ризван Галимьянович Хакимов; 1954 елның 26 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Исмаил) ― композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык (2025) артисты. Дүртөйле районынынң мактаулы гражданы (2019)Хакимова Ризван Галимьянович. Дюртюлинская энциклопедия.
Тәрҗемәи хәле Ризван Галимҗан улы Хәкимов 1954 елның 26 декабрендәРизван Галимьянович Хакимов родился 26 декабря в Дюртюлинском районе. Татарча видео һәм җырлар ВКонтакте,14.12.2013 Башкортстан АССР Дүртөйле районы Исмаил авылында туган. Балачактан ук җыр-моңга тартылган, баянда уйнарга өйрәнгән. Унынчы класска чаклы музыка мәктәбендә белем алган, оркестрда уйнаган. Авыл клубында директор булып эшләгән. Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә хәрби хезмәт үткән. Армиядән соң Уфаның автотранспорт техникумында укыган. Техникумны тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында татар бүлегендә читтән торып укыганДинә Йосыпова. «Салават, авторын әйтеп җырла!» Композитор Ризван Хәкимов җыр урлаучылар, татар эстрадасы һәм Элвин Грей турында. Интертат, 7.12.2018.
Булачак тормыш юлдашы Нәфисә Хәкимова (Дүртөйле районының Баргызбаш авылыннан) Уфадагы музыка-педагогия училищесын тәмамлап, 1976 елда Дүртөйле районына музыка мәктәбенә баян классында укытырга эшкә кайткан. Ике елдан өйләнешкәннәр. Зур сәхнәгә чыгу, сәнгатькә якынрак булу теләге белән гаилә 1982 елда Уфага күченгән.
Иҗаты Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның исемнәре сәхнә мәйданында 1980-еллар ахырында яңгырый башлаган. Беренче әсәрләре белән үк халык күңелен яулап алган: «Елама, ярсыма», «Моңнар кайтсын авылга», «Әйтмә син авыр сүз» җырлары бик тиз арада популяр булып киткән. Татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчылары Ризван Хәкимовның җырларын үз репертуарына керткән: Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фәдис Ганиев, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин һәм башкаларның репертуарында Хәкимовларның җырлары төп урынны алаЗөһрә Исламова. Үземнең юлым әле! «Кызыл Таң», 24.12.2024.
Хәкимовлар гаиләсе «Могҗиза» эстрада төркемен (2002 елдан «Нәфисә» эстрада-җыр театры) оештырган. Әлеге төркем ил буйлап гастрольләрдә йөргән һәм иң күп тамашачы җыючыларның берсе булган. Төркем шулай ук яңа сәләтләр ачу үзәге булып тора (мәсәлән, Радик Юлъякшин («Элвин Грей») әлеге төркемдә дүрт ел эшләп киткән, үзен дөньяга таныткан «Ашкына гомер» җырын Альбина Хәкимова белән дуэтта башкарган). Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар ― татар эстрадасында иң беренчеләрдән булып гаилә дуэты башкаручы була.
Ризван Хәкимов даими рәвештә Уфада композиторлар фестивален оештыра. Хатыны Н. М. Хәкимова белән бергә Исмаил балалар сәнгать мәктәбен булдыру инициаторы була.
БДУга укырга кергәч, Хәкимовлар шагыйрь Рамил Чурагулов белән таныша. Нәтиҗәдә, бик күп җырлар языла. Танышлар, дуслар даирәсе арткач, Гөлфия Юнысова, Әнгам Атнабаев, Якуп Колмый, Шәриф Биккол, Абдулхак Игебаев, Роберт Миңнуллин, Марат Кәбиров белән иҗади хезмәттәшлек ярала. Бу иҗади дуслык бәрәкәтле һәм җимешле була.
Дискография Популяр җырлары: «Әйтмә син авыр сүз», «Безнең гомер», «Сандугач моңы», «Сәгать теле», «Кеше гомере», «Әллә нинди язмыш булды», «Агым суы», «Язмыш», «Өзгәләнә җаным», «Авыр чакларны уйлама»Композитор Ризван Хәкимов. Татары Челябинска ВКонтакте, 9.10.2023, «Исмәле, җил» (Альбина Хәкимова башкара), «Моңнар кайтсын авылга» (Айдар Галимов репертуарында), «Елама, ярсыма» (Радик Юлъякшин, Фәдис Ганиев репертуарында), «Әйтегезче, ромашкалар», «Әйтмә син авыр сүз!», «И, Ходай, исәнлек бир,» «Балаларга фатыйха», «Әллә ниләр әйтер идем сиңа» (икесе дә Хәния Фәрхи репертуарыннан), «Күңелдә язлар әле», «Уртаклаш кешенең кайгысын», «Аллага шөкер!», «Көтмә, син, көтмә, үпкәләмә» (икесе дә Салават Фәтхетдинов репертуарынннан)Ризван Хәкимов (композитор). Татар җырлары. Альбом «Хәлләрең ничек дип сорама» (Нәфисә Хәкимова истәлегенә)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2019 ― Дүртөйле районының мактаулы гражданы Татарстанның атказанган артисты 2025 ― Башкортстанның халык артистыРизван Хәкимовка мактаулы исем бирелгән. Интертат, 18.02.2025
Шәхси тормышы Хатыны җырчы, педагог Нәфисә (2002 елның июлендә юл һәлакатендә үлгән), кызлары Эльнара, Альбина, оныкларыРизван Хәкимов: «Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды». Олы кызы финанс-икътисад институтын тәмамлаган, кече кызы сәнгать институтын тәмамлап, «Нәфисә» җыр театрында эшли.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ризван Хакимов все песни Сегодня день рождения отмечает талантливый певец и композитор Ризван Хакимов. Музей истории города Уфы в Телеграм, 26.12.2024 Ризван Хакимов. 24СМИ
Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Автор-башкаручылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Җыр композиторлары Төркем:Татар композиторлары Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Дүртөйле районының мактаулы гражданнары