Антуан Карон (француз телендә: Antoine Caron, 1521, Бове — 1599, Париж) — француз рәссам-маньеристы, китап иллюстраторы, Фонтенбло мәктәбенә караган.
Тәрҗемәи хәле Карон Боведа туган булган. Яшүсмер вакытында чиркәүләр өчен фрескалар ясап рәсем ясый башлаган. 1540—1550 елларда Фонтенблода Приматиччо һәм Никколо дель Аббате белән эшләгән. 1561 елдан бирле Екатерина Медичи һәм Генрих II Валуа сарае янында булган. Сарай яны рәссамы буларак Парижда Карл IX таҗ кию һәм Генрих IV-нең Маргарита де Валуа никахы оештыручысы булган (XX гасырда аларның аллегорик образлыгы Ф.Йейтс игътибарын җәлеп иткән). Ул Парижда 1599 елда үлгән.
Иҗады Аның эшләренең әзе генә сакланып калган. Тарихи һәм аллегорик сюжетлар, сарай яны церемонияләрен ясаган. Франциядә XVI гасырда дини сугыш вакытларында Валуа сарай янының киеренке һәм уалучан атмосферасын нәфислек белән торгыза.
Әсәрләре Карон картиналары Луврда, Фонтенбло Музеенда, Мюнхенның берничә музеенда, Яңа Дөнья тупламаларында, шәхси тупламаларда саклана.
Әдәбият Ehrmann J. Antoine Caron: peintre des fêtes et des massacres. Paris: Flammarion, 1986.
Галерея
Сылтамалар
Работы в музеях мира Төркем:Рәссамнар