Бөреҗле (Бөрежле, ) — Пермь краеның Барда районында урнашкан татар авылы. Бөреҗле авыл җирлеге административ үзәге.
Географиясе Бөрежле елгасында, Чернушка шәһәреннән төньяктарак — 55 км, Оса шәһәреннән көньяктарак — 60 км һәм Барда авылыннан көнбатыштарак 17 км урашкан, авыл янында Чернушка-Оса автоюлы уза.
Атамасы
Авыл атамасы Бөреҗле дип бирелә,Башкорт энциклопедиясе.Данис Шакиров Бөреҗле мәктәбендә булды. чуашчадан () бурсык дип тәрҗемә ителә.
Тарихы
Авылны Сараш авылы кешеләре нигезли. 1859 елга 48 кеше яшәгән. 1930 елларда «Красная заря» колхозы эшли. Башлангыч мәктәп була. Бөек Ватан сугышында 100 гә якын кеше катнаша. 1926 елда 407 кеше (башкорт), 1969 елда 493, 2002 елда 421 кеше (228 башкорт, 185 татар), 2010 елда 374 кеше (177 башкорт, 179 татар, 10 рус) яшәгән. Бөреҗледә иң иске урам Сараш очы исемен йөртә, чөнки авылга нигез салынганда анда беренче булып Сараш авылыннан Тимгәновлар килеп урнаша.
Халык саны 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча халык саны 374 кеше тәшкил итә, шул исәптән 174 ир-ат һәм 200 хатын-кыз, шуларның 47 % — татарлар, 46 % — башкортлар, шул ук вакытта 95 % халкы татар теле туган теле дип күрсәтә.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
1926 елда авылда 407 башкорт яшәгән.
Социаль объектлар Мәдәният йорты, урта мәктәп бар, анда күрше Батырбай һәм Сөҗән авылы балалары да укый, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.
Икътисады Эшче халыкның төп өлеше янәшә урнашкан нефть һәм газ чыгару предприятиесендә һәм магистраль газ үткәргечләре линия-производство идарәсендә эшли. Авылда яшәүче күп кенә яшьләр яхшырак тормыш эзләп төрле шәһәрләргә китә.
Искәрмәләр
Төркем:Барда районы торак пунктлары Төркем:Пермь крае торак пунктлары