Бу композитор турында мәкалә, хәрби турында биредә укыгыз.

Марат Әхмәтшин, Марат Үзбәк улы Әхмәтшин (Марат Узбекович Ахметшин; 1967 елның 26 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) ― композитор, сценарист, продюсер. Татарстан һәм (2016 елдан) Кинематографистлар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 26 мартында Бөгелмәдә туган. 1986 елда И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (хәзер көллият) тәмамлаган. 1986―1988 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

1994 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында, Г. Тукай исемендәге Әтнә драма театрында музыкаль бүлек мөдире булып эшләгән.

2001 елда Камал театрында эшли, оркестрда бас-гитарада уйный һәм синтезаторларда музыка аранжировкасы белән мавыга.

Рамил Төхфәтуллин башлангычы белән уртак «Рамай» киностудиясе барлыкка килгән, анда «Упкын», «Зөләйха», «Бөркетләр», «Дилемма» фильмнары төшерелгән.

Илдар Ягъфәров чакыруы буенча, Татарстан Кинематографистлар берлегенең булып эшләгән. Аннан киткәч, «Афәрин» («Браво») милли мәдәниятне үстерү хәйрия фонды оештырган.

М. Әхмәтшин күбрәк компьютер технологияләре һәм тере инструментлар кулланып төрле пландагы музыка язучы композитор буларак билгеле. Ул бик күп музыкаль номерлар иҗат иткән, 100 дән артык спектакльгә һәм җиде кинофильмга, музыкаль әкиятләр өчен шактый күп музыка язганАйсылу Хафизова. Марат Ахметшин: «Если не освоим кино, «Без булдырабыз» может закончиться». Татар-информ, 19.01.2025.

«Печән базарында» цирк тамашасына музыка язган.

«Фәридә-Алсу» дуэтының продюсеры.

Фильмография Композитор 2005 – ЗөләйхаМарат Ахметшин: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск 2007 – Дилемма 2009 – Бөркетләр 2018 – Байгал 2018 – Мулла Сценарист 2019 – Волчий яр Продюсер 2018 – Мулла 2019 – И это все РобертMarat Akhmetshin - IMDb Кинода роле 2018 – Мулла Марат Ахметшин - композитор, сценарист, продюсер. Кино-Театр.Ру

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны Фәридә Шамил кызы (Утякова, 1975 елгы, Бакалыда туган), җырчы, ТР халык артисты (2025). Уллары Самат (2001) һәм Фәрхәд (2007) икесе дә музыка мәктәбен кызыл [диплом белән тәмамлаган, кызы Әлфия (2014) Казан шәһәр филармониясенең концерт программаларында катнашаВалентина Шакирова. Фарида Ахметшина (Утякова): «Ценю и благодарю каждого зрителя». «Бакалинские зори», 22.12.2023.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Кинокомпозиторлар Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Татарстан кинематографистлары Төркем:Россия кинопродюсерлары Төркем:Россия сценаристлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Кариев театры Төркем:Шәхесләр:Әтнә театры Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Россия Кинематографистлар берлеге әгъзалары