Георг Мартин Игнац Рааб (немец телендә: Georg Martin Ignaz Raab; 1821 елның 1 феврале, Вена — 1885 елның 31 декабре, шунда ук) — австрияле живописец, портретист, миниатюрист һәм литограф. Сарай яны рәссамы. Тәрҗемәи хәле Художество белемен Вена художестволар академиясендә (1833—1837) алган. Леопольд Купельвизер өйрәнчеге. 1841 елдан 1846 елга кадәр Будапештта торган, ә аннан соң Венада тора башлагач андагы күргәзмәләрдә әсәрләре белән еш була башлаган – май буяулары белән дә, акварель белән дә ясалган идеаль башчыклар һәм портретлар белән. Аның портрет миниатюралары аеруча кыйммәтле булган. Раабны мәшһүр живописец иткән беренче картиналарның берсе 1858 елда күргәзмәгә тәкъдим ителгән “Девора” булган; аннан соң һәр ел саен уздырыла торган күргәзмәдә шигърилеге белән публиканы җәлеп иткән хатын-кыз портретлары, мәсәлән, “Миньона”, “Ак япма белән дама” (Вена музеенда) һ. б. Рааб тарафыннан ясалган Австрия император фамилиясенең миниатюр портретлары бик охшаган һәм Кригубер литографияләрендә бик таралган булган. Аның тарафыннан ясалган Австрия императрицасы Елизавета портреты хәзер Львов сәнгать галереясе тупламасында. Сайланган картиналар
Сылтамалар Raab, Georg Martin Ignaz (1821—1885), Maler Төркем:Рәссамнар