НәкбәФәлистин-мөселман милләтенең фаҗигасеКоралланмаган Фәлистин ир-атларын молтыклы Һаганаһ җәберләүчеләре үз яшәгән җирләреннән куалар. Апрель ае, 1948, Хайфа. ҖирлекБөек британиянең Фәлистыйн мандатыВакыйга дәвере1947 – 1949ҖәберләнүчеләрФәлистыйнлыларБашкарылган хөҗүм төрләреЭтник чистарту, мәҗбүри күчерү, сөргенлек, куып чыгару, күпләп үтерү, колониализм урнаштыру, биологик сугышВафатлар саныҖәрәхәтләнүчеләр саны500 артык куылган авыл, 700мең фәлистин халкы куылды.Башкаручылар1948 елның 26 Маена кадәр

Хаганах Иргун Лехи

1948 елның 26 маеннан соң:

 Израил хәрбиләреМотивлары Сионизм Куу колониализмы Фәлистинлылырга нәфрәт Гарәпләргә каршы рассизм Нәкбә (гарәп. النكبة) - Фәлистин гарәпләре халыгын куу, җәберләү, көчләп үтерү, җирне этник яктан чистарту фәҗигасы. Фәлистин гарәпләрен этник чистарту, җирләрен, мөлкәтләрен, әйберләрен көчләп күчерү, җәмгыятьләрен җимерү һәм аларның мәдәниятын, шәхесләрен, сәяси хокукларын, милли омтылышларын бастыру. Бу термин 1948-нче елда мәҗбүри Фәлистиндагы Палестина сугышы вакыйгаларын, шулай ук ​​Израиль тарафыннан Фәлистин халкын эзәрлекләү һәм күчерү өчен кулланыла. Тулаем алганда, ул Фәлистин җәмгыятенең җимерелүен һәм Фәлистин качакларына һәм аларның токымнарына кире кайту хокукыннан озак вакыт баш тартуны үз эченә ала.

Нәкбә вакыйгалары сионистик хәрәкәт белән Фәлистин җирләрен басып алу, 750 меңнән артык Фәлистин халкын куып чыгару вә аларны качакка әверелүен үз эченә ала. Вакыйгалар дистәләгән үтермәк, фәхшилек, Фәлистин халкына каршы талау, 500дән артык авылны җимерү, Фәлистин шәһәрләрен җимерү һәм аларның яһүд диненә күчүе, Нәкаб чүлендә яшәүче бәдәви гарәп кабиләләрне күбесен куып чыгару. Фәлистин үзәнчелекләрен юкка чыгармак вә гарәп топомимикасы атамаларын бетерү вә ауруппа пейзажын алыштыру. Этник чистартулар 1947 елда БМО Бөек Британияның Фәлистин мандатын гарәп һәм яһүд мәмләкәтләргә бүлүен тәкъдим иткәннән соң башланды. Сионист юлбасарлар фиркаләре "Далет операциясен" дип аталган олуг бер барлык бер җир күләмендә этник чистартулар башлап җибәрделәр.إيلان بابيه (2006). The Ethnic Cleansing of Palestine. One World Oxford.

Искәрмәләр:

Төркем:Фәлистыйн Төркем:Фәлистин тарихы Төркем:Җәберләүләр