Бызанчы (шулай ук бызанчи, пызанчи, монголларда хучир, казакларда бозаушы) — борынгы сызгычлы дүрт кыллы (кайберләре ике кыллы) озын грифлы, пәрдәләрсез һәм кабарынкы корпуслы (гомуми биеклеге 1,2 м) музыка коралы. Эрху кытай скрипкасы белән кардәш. Ю. Шейкин инструментны "кыллы көпшәле пиколютня " дип классификацияли .
Тасвирлама Бызанчы резонатор-корпусы агачтан яки мөгездән эшләнгән һәм цилиндр, конус яки алты-сигез почмаклы формага ия, ачык очында тире белән капланган яки агач дека белән капланган. Кыллар ат ялыннан эшләнә һәм бер тавышка парлы көйләнә; 2/4 пары 1/3 парыннан квартага югарырак (әммә, Бөек совет энциклопедиясе буенча, квинталар буенча көйләве дә мөмкин, дип язылган).
Бызанчы тезгә куелып, вертикаль рәвештә тотыла. Уен вакытыныда сызгыч бер тавыштан көйләнгән пар кыл буйлап бер юлы хәрәкәтләндереп йөри. Сул кулның бармаклары кыллар астына куела, аларның кылларга тиүе флажолет эффектын барлыкка китерә.
Казакъстан, Бурятия, Монголия, Тувада таралган. Бызанчыларның берсе Алма-Атадагы Казакъ музыка кораллары музеенда саклана.
Искәрмәләр
Әдәбият Бозаншы // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: «Қазақ энциклопедиясы», 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7. Г. И. Благодатнов. Бызанчи. Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982. // (dic.academic.ru/dic.nsf/enc_music/1365/Бызанчи) Хучир — статья из Большой советской энциклопедии. Төркем:Сызгычлы кораллар Төркем:Хордофоннар