Ю́стус ван Э́гмонт (нидерланд телендә: Justus van Egmont), француз әйтелешендә Жюст д’Эгмо́н (француз телендә: Juste d'Egmont; 1601 елның 22 сентябре, Лейден, Берләшкән провинцияләренең Республикасы — 1674 елның 8 январе, Антверпен, Испан Нидерланды) — нидерланд (һолланд) живописецы, Питер Пауль Рубенсның өйрәнчеге, Франциядә һәм Фландриядә эшләгән Нидерландның Алтын гасыр чоры портретисты. Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясенең унике беренче академигы – “аксакаллары”ның берсе (1648 елдан бирле). Тәрҗемәи хәле Унөч яшендә Антверпен живописецы Гаспар ван ден Хуккега (як. 1585- 1648 елдан соң) өйрәнчек итеп кергән, аннары соң аннан Рубенска күчкән һәм аңа эшләрен башкаруында ярдәм иткән. 1628 елда Антверпен рәссамнар гильдиясендә Рубенста шөгыльләнүче оста итеп саналган булган. Шул ук елда Парижга күчеп, анда корольләр Людовик XIII һәм Людовик XIV-нең сарай яны рәссамы булган һәм 1648 елда нигезләнгән Париж художество академиясенең беренче 12 әгъзасының берсе булган..

1660 ел тирәсендә Антверпенга кайткан, анда тормышының соңгы елларын үткәргән.

Иҗаты Юстус ван Эгмонт күбесенчә нәкъ Рубенс стилендә ясаучы, әмма буяуларның ялтыравыгы һәм пумала сулачлыгы нисбәтеннән аннан калыша торган портретист буларак мәгълүм. Ван Эгмонт әсәрләре Вена музеенда булган (испан короле Филипп IV һәм эрцгерцог Леопольд-Вильгельм портретлары), Шлейсгейм галереясендә (портрет Мария Медичи портреты) һәм башка урыннарда.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Рәссамнар