Мареначалар () - гентианачалар тәртибенә керүче ике өлешле үсемлекләр семьялыгы, 600 дән артык ыруг һәм 14,000 төрне үз эченә ала.
Мареначалар төрләре алкалоидларга бай (кофеин, хинин, эметин).
Ботаник тасвирлама Күпчелек мареначалар - агачлар. Алар арасында биеклеге 40-45 м га кадәр җитә торган агачлар, куаклар, куакчыклар, лианалар, туры басып торучы һәм шуышучы үләннәр бар.
Яфраклары каршыдаш яки сабакка боҗрасыман урнашканнар, гади, бөтен, төпчек яфраклары бар. Pavetta һәм Psychotria ыруглары вәкилләренең яфракларында «бактериаль төеннәр» бар. Бактерияләр үсемлекне туклыклы матдәләр белән тәэмин итәләр.
Чәчәкләре берле, 4–5 буынлы, еш кына ике җенесле, дөрес формада, өске чәчәк төркеменә җыйналган. Чәчәге, касәсе җимшән белән кушылып үсү нәтиҗәсендә, тулысы белән диярлек редукцияләнә яки җимшән очында кечкенә тешчекләр рәвешен ала. Таҗ тоташ яфракчыклы, көпчәксыманнан көпшәле-бүрәнкәсыманга кадәр. Чәчәк баганачыгы төбендә нектар түгәрәге урнашкан. Гадәттә, җимшәне түбән һәм ике оялы. Чәчәкләренең ачык төстә, хуш исле булулары белән беррәттән, кайбер мареначаларда аксыл үзәкле чәчәк төркеме яки ак төстәге эре чәчәк яны яфраклары бар.
Чәчәк формуласы: .
Җимеше — тартмачык, җиләк, икеле чикләвекчек. Орлыклары бик вак.
Экология һәм таралу Вәкилләре нигездә тропик илләрдә очрый, ләкин кайберләре уртача һәм салкын төбәкләрдә үсә. Татарстан территориясендә 4 ыругтан (жерардия, сырмавык, йогырт, буяу үләне) 24 төре билгеле.
Казылма калдыклары табылган вәкилләр: Саз йогырты (Galium palustre) җимешләре, Хопер елгасындагы Ендовский фермасы янындагы Югары Дүртенчел чыганакларда; Чын йогырт (Galium verum) җимешләре, Иделнең аскы агымындагы Түбән Плейстоцен чыганакларында. Мареначалар җимешләре белән күгәрченнәр, миләш чыпчыклары туклана.
Сырмавык, йогырт, декоратив; йогыртның кайбер төрләре — баллы үсемлекләр.
Кытыршы сырмавык, өч чәчәкле йогырт, татар буяу үләне ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Классификация
Ыругларр Аларның кайберләре:
, омоним рода пресмыкающихся
Синонимнар
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Rubiaceae delback-intkey.com сайтындагы Henriquezaceae delback-intkey.com сайтындагы Dialypetalanthaceae delta-intkey.com сайтындагы Theligonaceae delta-intkey.com сайтындагы Naucleaceae delback-intkey.com сайтындагы Л. Уотсон һәм М. J. Даллвиц (1992 елдан). Чәчәкле үсемлекләр гаиләләре: тасвирламалар, иллюстрацияләр, идентификация, мәгълүмат алу. delta-intkey.com сайтында мәгълүмат https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/marenachalar Онлайн - энциклопедия Tatarica
Төркем:Үсемлекләр гаиләләре