Нурулла Баһрамов, Нурулла Баһрам улы Баһрамов (Нурулла Баграмович Баграмов; 1942 елның 14 октябре, СССР, РСФСР, Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн ― 2025 елның 13 июне, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― хуҗалык-идарә эшлеклесе, 1984―1990 елларда КПССның Әгерҗе районы комитеты беренче секретаре, 1990―1994 елларда Әгерҗе районы хакимияте башлыгы, ТАССР Югары Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле 1942 елның 14 октябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында алты балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Баһрам ветеринария табибы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Мәктәптә бишлеләргә укыган. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын (2006 елдан университет) тәмамлап (1965), агроном белгечлеге алган.
Хезмәт эшчәнлеген элекке Алабуга (хәзерге Менделеевск) районында башлаган: 1965 елдан «Кама» колхозында баш агроном булып эшләгән. 1971 елдан «Азинский» совхозы белән җитәкчелек иткән. 1976 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, 1980 елдан халык депутатларының Алабуга район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән.
1984 елдан Әгерҗе районында: 1984―1990 елларда КПССның Әгерҗе районы комитеты беренче секретаре, 1990―1994 елларда Әгерҗе районы хакимияте башлыгы. Баһрамов Әгерҗе районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә торак пунктлар төзекләндерелә, социаль-мәдәни объектлар, күпфатирлы йортлар, мәктәпләр, мәдәният йортлары, фермалар төзелә, юллар асфальтлана, агросәнәгать комплексында җитештерү куәтләре булдырыла. Районны газлаштыру буенча документлар эшләүнең башлангыч этабы да Нурулла Баһрамов эшләгән елларга туры килә.
1994 елдан Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендә һәм Тукай районында оешма һәм предприятиеләр җитәкчесе булып эшләгән: Чаллыда ит комбинаты директоры Чествование ветеранов. Директор Баграмов Нурулла Баграмович с участницей ВОв Бондаренко Анастасией Васильевной, Менделеевскида юл идарәсе башлыгы, Тукай районында кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе.
Яр Чаллыда улының гаиләсе белән яшәгән. 2025 елның 13 июнендә 82 яшендә вафат булганЛенар Нургаянов. Скорбная новость. t.me/lenarnurgaynov, 13.06.2025.
Җәмәгать эшчәнлеге XI (1985—1990) һәм XII (1990—1995) чакырылыш ТАССР Югары Советы депутатыӘгерҗе районының элеккеге башлыгы Нурулла Баһрамов вафат. Интертат, 16.06.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Лениннынң тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале Татарстан Республикасы Мактау грамотасы
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Әлфия Зиннур кызы (Менделеевск районы Бәзәкә авылында туган), укытучы. Уллары Раил һәм РозальМиляуша Ягъфарова. Нурулла Баграмович Баграмов отметил свой 80-летний юбилей. Агрызские вести, 16.12.2022.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Баһрамов Нурулла Баһрам улы (14.10.1942 ― 13.06.2025). Ватаным Татарстан, 18.06.2025, № 66 (29376). ― Б.10
Сылтамалар Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Нурулла Баһрамов вафат. Интертат, 16.06.2025.
Төркем:Агрономнар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр