Игорь Лерманның камера оркестры, рәсми исеме Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе Игорь Лерманның камера оркестры (Муниципальное автономное учреждение культуры города Набережные Челны Камерный оркестр Игоря Лермана, МАУК Камерный оркестр Игоря Лермана), 2013 елга кадәр — «Провинция» ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1988 елдан эшләп килүче сәнгать коллективы, муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе.
Оркестрны нигезләүче, директоры, дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе ― Татарстан Республикасының халык артисты Игорь Михайлович Лерман (1952 елгы, Түбән Новгород 1978 елда скрипка классы буенча тәмамлаган)МАУК Камерный оркестр Игоря Лермана. Официальный сайт города Набережные Челны.
Тарих
1988 елда Игорь Лерман «Провинция» дип аталган камера оркестры оештырган (2013 елдан ― Игорь Лерманның камера оркестры). Оркестрның беренче чыгышы 1989 елның 25 февралендә булган. 2012 елдан «КАМАЗ» ГАҖ Игорь Лерманның камера оркестрының хәйриячесе һәм иганәчесе булып тора История. Камерный оркестр Игоря Лермана.. Хәзерге вакытта Игорь Лерманның камера оркестры ― Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең әйдәп баручы музыкаль коллективларының берсе.
Оркестрның партнерлары һәм солистлары ― төрле вакытта Елена Образцова, Николай Петров, Борис Березовский, Денис Мацуев, Сиприан Кацарис, Виктор Третьяков, Александр Князев, Сергей Накаряков, Бородин исемендәге квартет, Д. Ойстрах исемендәге квартет, Яңа Рус квартеты, «Мәскәү виртуозлары» камера оркестры, «Kremlin» камера оркестры, «Санкт-Петербург солистлары» камера ансамбле, А. А. Юрлов исемендәге Россия дәүләт академия хор капелласы. 2007 елның 21 ноябрендә Лерманның камера оркестры һәм Мәскәүнең «Виртуозлар» камера оркестрының бергә чыгышы булган. Ансамбль белән Владимир Спиваков җитәкчелек иткән. 2013 елның 23 ноябрендә Лерманның камера оркестрының 25 еллыгы уңаеннан Мәскәү консерваториясенең Зур залында камера оркестры концерты булып узганИгорь Лерман. Официальный сайт Камерного оркестра Игоря Лермана.
Оркестр Россия шәһәрләрендә һәм якын һәм ерак чит илләрдә (Молдовада, Украинада, Польшада, Германиядә, Испаниядә) уңышлы чыгыш ясаган, Россия шәһәрләрендә (Санкт-Петербург, Кисловодск, Калининград, Пермь, Сембер, Владивосток), Швейцариядә, Израильдә халыкара музыка фестивальләрендә катнашкан.
Камера оркестрының репертуары стиль һәм жанрларның төрлелеге белән аерылып тора һәм берничә чор әсәрләрен үз эченә ала — барокко музыкасыннан алып безнең замандашларыбызның әсәрләренә кадәр. Репертуарның шактый өлешен Игорь Лерманның дөнья музыка мирасын камера оркестры өчен эшкәртмәләре һәм транскрипцияләре тәшкил итә Репертуар. Камерный оркестр Игоря Лермана.
Дискография 30 га якын компакт-диск яздырылган.
Адрес Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы ГЭС бистәсе Габдулла Тукай яр буе урамы, 31нче йорт, «Энергетик» мәдәният сарае.
Яр Чаллының Орган залында Органный зал. Концертные залы и Дворцы культуры Набережных Челнов, шулай ук җәй көне Азатлык мәйданындаВоскресный вечер с Камерным оркестром Игоря Лермана. Культурные Челны Вконтакте, 01.07.2025 концертлар белән чыгыш ясый.
Искәрмәләр
Сылтамалар Камерный оркестр Игоря Лермана Вконтакте Камерный оркестр Игоря Лермана
Төркем:Татарстан оркестрлары Төркем:Яр Чаллы оешмалары