Морат Ниязов, Морат (Владимир, Мырат) Сәфәрморат улы Ниязов (, ; 1967 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, Ленинград) ― төрекмән эшкуары, миллиардер, юрист. Төрекмәнстан президенты (1990―2006) Сәфәрморат Ниязовның (1940―2006) улы.
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 18 апрелендә Ленинградта политехник институтта укучы Сәфәрморат Ниязовның һәм аның курсташы (1966 елда өйләнешкән беренче рәсми хатыны) төрекмән һәм яһүд―рус тамырлары катнаш гаиләсендә туган. Бертуганы Ирина Сәфәрморат кызы (Соколова) гаиләсе белән Лондонда яшиНиязов, Мурад. Сын первого президента Туркмении Сапармурата Ниязова. Lenta.ru.
1984 елда Ашхабадта инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 7нче урта мәктәпне тәмамлаган, 1980-еллар уртасында Максим Горький исемендәге Төрекмәнстан дәүләт юридик факультетына укырга кергән, аннары А. С. Пушкин исемендәге Ленинград дәүләт ) юридик факультетына күчкән. Университетны тәмамлагач, бераз вакыт Мәскәүдә транспорт прокуратурасы тикшерүчесе булып эшләгән. Аның Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгының тәмамлавы билгеле.
Төрекмәнстан һәм Россия гражданины булган, ләкин Төрекмәнстанда икеләтә гражданлык гамәлдән чыгарылгач, Россия гражданлыгын сайлаган.
1993 елдан төрле бизнес-проектларда катнаша башлаган: һәм мамык белән сәүдә иткән, Ашхабад үзәгендә кыйбатлы кунакханә төзегән, Украинага һәм БДБ илләренә Төрекмәнстан сатуда катнашкан. Украинага җибәрелгән газ өчен 300 танкы алуы һәм аларны Пакистанга сатуы халыкара (Россия―Төрекмәнстан) скандалга нигез булган. Бу очрак Президент С. Ниязов һәм аның улы арасындагы мөнәсәбәтләрнең суынуына сәбәп булган. Тәмәке һәм алкоголь бизнесы белән шөгыльләнгән, бу төр продукцияне Төрекмәнстанга импортлауны монополияләштергән. Ул «Ориентал» сәүдә фирмасын һәм «Гок гушак» Дәүләт акционерлык җәмгыятен контрольдә тотканБраки, жены, дети. Пресса о семье Ниязова. РИА Новости, 07.06.2008.
Бизнеста Ниязов даими рәвештә гаугалы тарихларга эләгүче финанс аферисты репутациясен алгач, Мәскәүдән Брюссельгә, аннары Венага күчеп киткән, Австриядә Төрекмәнстан илчесенең ярдәмчесе сыйфатында рәсмиләштерелгән хатыны Виктория Гоголева ярдәмендә дипломатик аккредитация алган. 2006 елның 1 июлендә Төрекмәнстан җитәкчелеге исеменнән беренче тапкыр Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган сөйләшүләр үткәргән. Төрекмәнстаннан гаилә капиталларын чыгару һәм аларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге ниндидер структуралар аша чит илдә легальләштерү белән бәйле коммерция операцияләрендә катнашуы турында мәгълүмат барлыкка килгән.
Сәяси карьерасы 1990-еллар уртасыннан вакыт-вакыт матбугатта «Сәфәрморат Ниязовның варисы» дип аталган. Морат Ниязов ашыгыч рәвештә төрекмән телен өйрәнә башлаган.
Сәяси яки нинди дә булса гавами эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән һәм Төрекмәнстанда хөкүмәт постларын биләмәгән (версияләрнең берсе буенча, әтисе аңа сәясәт белән шөгыльләнүне генә түгел, ә Төркмәнстанда даими яшәүне дә тыйган, өстәвенә Мурат Ниязовның РФ гражданлыгы бар).
Шәхси тормышы
Морат Ниязов өченче никах белән өйләнгән. Беренче хатыны ― Лилия Энгель кызы Тойкина, Ашхабадның татар гаиләсеннән, әтисе Төрекмәнстан ССР Дәүләт планының җиңел сәнәгать бүлеге мөдире булып эшләгән. Кызлары Юлия (1987 елгы) Мәскәүдә Финакадемияне тәмамлаган (2011 елда). Лилия Энгель кызы ― «Макситрейд» ААҖ (медицина һәм фармацевтика) генераль директоры (2023 елда компаниянең кереме 6.3 млн сум тәшкил иткән) Тойкина Лилия Энгелевна. rating.gd.ru. М. Ниязов беренче хатыны белән бернинди мөнәсәбәтләрдә тормый. Икенче хатыны ― мәскәүле Елена Ушакова, элекке фигуралы шуу буенча чемпион, хәзер фигуралы шуу буенча бөтенроссия һәм халыкара категорияле хөкемдарЧто стало с кланом Ниязова в Туркмении. Telegram: View @imnotbozhena. Кызлары Җәннәт (1995 елгы) МИИГаИК тәмамлаган. Өченче хатыны ― Виктория Гоголева Одессада туган, әмма Ашхабадта укыган. Ул М. Ниязов белән «Туркменские авиалинии»да стюардесса булып эшләгәндә танышкан, аннары Австриядә Төркмәнстан илчелеге хезмәткәре булган. Ике кызлары һәм Атамурат (2004 елгы) исемле улы бар. Сәфәрморат Ниязов Моратның икенче һәм өченче никахтан туган балаларын «танымаган» һәм бу никахларга «фатиха бирмәгән», оныклары белән аралашмаган һәм аларга ярдәм итмәве билгелеМуза Ниязова: “Не получилась у нас совместная жизнь”. Преемником станет внебрачный сын. kapusssta.ru.
Морат Ниязов турында тәртипсез яшәү рәвеше алып барырга ярата торган кеше буларак сөйлиләр. Комарлы уеннар белән мавыга. Мадрид казиносында 12 миллион долларга якын, икенче тапкыр — Әнкарада 20 миллион доллар оттырган. Төркия башкаласында ул һәм аның дусты бурычын түләүдән баш тарткан һәм Төрекмәнстан Президенты катнашканнан соң гына (Төркия казиносы хисабына үз улының оттыру суммасын күчергән), сак астыннан азат ителгән Папа ушел — и тебе пора: рейтинг злоключений диктаторских деток. BigPicture.ruАлександр Щербаков. Диктатор Туркменистана Ниязов. Проза.ру.
2006 елда, өлкән Ниязов үлгәч, әтисен җирләргә Венадан Ашхабадка кайткан булган. Горбангулы Бәрдемөхәммәдов аның бөтен бизнесын тартып ала башлаган. 2011 елдан Морат Ниязов турында берни дә билгеле түгел Как сложились судьбы детей свергнутых (или просто умерших) диктаторов современности. maximonline.ru.
Искәрмәләр
Сылтамалар Браки, жены, дети. Пресса о семье Ниязова. РИА Новости, 07.06.2008 Ниязов, Мурад Сапармурадович Ниязов, Мурад. Сын первого президента Туркмении Сапармурата Ниязова. Lenta.ru
Төркем:Сәфәрморат Ниязов Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ Чит ил эшләре министрлыгы Дипломатия академиясен тәмамлаучылар Төркем:Төрекмәнстан юристлары