Раил Сәлахетдинов, Раил Ринат улы Сәлахетдинов (Раиль Ринатович Салахутдинов; 1999 елның 30 июле, РФ, Чиләбе өлкәсе, Чиләбе) ― спортчы (көрәшче), көрәш буенча ике тапкыр дөнья чесмпионы (2022, 2023), ике тапкыр Татарстан, Россия чемпионы, дүрт мәртәбә Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Россиянең спорт мастеры (2021).

Тәрҗемәи хәле 1999 елның 30 июлендә Чиләбедә туган. Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үскән. Әтисе Ринат заводта сакчы, әнисе Эльвира балалар бакчасында эшли. Ике сеңлесе барЛилия Йосыпова. Раил Сәлахетдинов: Көрәштә ел саен ниндидер кагыйдәләр чыга. Яраклашабыз инде. Шәһри Казан, 04.04.2025 Нократ Аланының 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыган. Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтына укырга кергән, магистратураның II курсына күчкән (2025)Институт агробиотехнологий и землепользования.

Спорт Көрәш белән 13 яшьтән мавыга. Башта келәмгә үзе дә көрәшче, күп тапкырлар төрле ярышларда чемпион һәм Сабан туйларында батыр калган әтисе алып кергән. Даими рәвештә Нократ Аланыннан Кукмара районының Олыяз авылына хәтле тренировкага йөрткән. Якын тирәдә оештырылган Сабан туйларының берсеннән дә калмый.

Беренче тренеры ― Кукмара районы тренеры Илсур Туфан улы Нәҗмиев (Олыяз авылыннан). Бүгенге остазы ― Казанның Идел буе районы буенча баш тренер Россиянең спорт мастеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәенов Хусаинов Джаудат Габдулхакович.

Тренировкага дүшәмбедән җомгага хәтле көн саен йөри. Җитди җәрәхәт алу сәбәпле, аягына операция ясатып, бер ел тәнәфес ясарга туры килгән.

Идел буе-Вахитов районы, Лаеш районы командалары өчен көрәшә. 85, 90 кг үлчәү авырлыгында көрәшкән. 2025 елда 100 кг үлчәү авырлыгында көрәшә.

Уңышлары 2017 ― Көрәш буенча Россия чемпионаты ― 3нче урын (Пермь) Борец из Вятских Полян занял призовое место. vp43.ru, 13.12.2017 2018 ― Көрәш буенча Татарстан чемпионаты ― 2нче урын 2019 ― спорт мастерлыгына кандидат 2019 ― Көрәш буенча Казан Кубогы ― 90 кг үлчәү авырлыгында шәхси беренчелектә җиңүче (Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге)В столице РТ определили победителей лично-командного чемпионата по борьбе куреш на Кубок Казани. Официальный портал Казани, 15.04.2019 2021 ― Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 58нче көрәш бәйгесе ― 85 кг үлчәү авырлыгында җиңүче Студент Казанского ГАУ стал победителем в Республиканском соревновании по борьбе Корэш. , 2021 2021 ― көрәш буенча спорт мастеры квалификациясен үтәгән 2021 ― Кукмара районы Сабан туеның баш батыры 2022 ― көрәш буенча Дөнья Кубогы ― 90 кг үлчәү авырлыгында 3нче урынЛаишевские спортсмены достойно представили страну на Кубке мира-2022. Лаишевский муниципальный район, 7.11.2022 2022 ― ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 59нчы Бөтенроссия ярышлары ― 90 кг авырлыкта җиңүчеШәмсия Хәлимова. Раил – чемпион! «Дуслык» Киров өлкәсе атналык газеты Вконтакте, 3.04.2022 2022 ― Көрәш буенча дөнья чемпионаты ― 85 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Саба Арена» спорт комплексы, Миңгәр Сабан туе) Шәһри Казан, 26.06.2022 2023 ― Көрәш буенча Россия чемпионаты ― 90 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Ак Барс» көрәш сарае, Казан)Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш. Министерство спорта Республики Татарстан, 30.04.2023 2023 ― Көрәш буенча дөнья чемпионаты ― 90 кг үлчәү авырлыгында җиңүче Шәмсия Хәлимова. Раиль, чемпион, Раиль, чемпион! «Дуслык» Киров өлкәсе атналык газеты Вконтакте, 29.06.2023 Наш спортсмен стал чемпионом мира по борьбе корэш во второй раз! В городе Кирове Вконтакте, 3.07.2023 2024 ― көрәштән китеп җәрәхәтләрен төзәткән 2025 ― Данил Галиев истәлегенә Көрәш буенча XXXI республика турниры (Түбән Кама, «Шинник» спорт комплексы) ― 100 кг үлчәү авырлыгында 2нче урынЗилант, Әлмәт, Идел буе-Вахитов районнары: Данил Галиев турнирының җиңүчеләре билгеле. Шәһри Казан, 13.04.2025 2025 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62нче турнир («Ак Барс» көрәш сарае, Казан) ― 100 кг авырлыкта шәхси беренчелектә җиңүчеВ Казани завершился 62-й турнир по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля. Министерство спорта Республики Татарстан, 16.02.2025

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Көрәш буенча Лилия Нургалиева. Двое спортсменов из Кукморского района стали мастерами спорта России. «Трудовая слава», 22.02.2021

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. Раил Сәлахетдинов: Көрәштә ел саен ниндидер кагыйдәләр чыга. Яраклашабыз инде. Шәһри Казан, 04.04.2025

Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары